На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Илшат Вәлиев: «Алар туфрак булмаган, ак торнага әверелгәндер кебек тоела...»

Татар эстрадасы җырчысы Илшат Вәлиев «Торналар» җырын кабат социаль челтәрдәге сәхифәсенә куйды.

«Бу җырны барлык телләргә тәрҗемә итәргә кирәк, дип саныйм. Бер ел элек бу җырны туган телемдә җырладым. Йөрәк кушуы буенча, ул вакытта бер елдан миңа дөньяның төрле почмакларыннан видеолар җибәрерләр дип уйламаган да идем.

Мин җырлаганны. Кешеләр аны бер-берсенә җибәрә, анда ниндидер мәгънә табалар. Җыр күпме араларны узып һәр кешенең йөрәгенә юл тапкан һәм яңа көч белән кире әйләнеп кайткан кебек.

«Торналар» җыры – ул гади җыр түгел, зуррак мәгънәгә иядер. Бу – хәтер, бу – югалту ачысы. Ерак араларга һәм милләткә карамастан, ул - уртак, һәрберебезнең күңелендә яши», – дип искәрткән җырчы.

«Канлы яу кырларыннан кайтмый

калган солдатлар кайчак килә уема,

туфрак булмаган алар, ак торнага

әверелгәндер кебек тоела.

Әлегәчә аларның шул заманнан

килгән өненә колак салабыз.

Шуңа түгел микән без еш, моңаеп,

күкләргә карап тынсыз калабыз?

Арыган кыйгач төркем сафы оча –

кичке шәфәкъ нурына орынып.

Һәм шул сафта бер кечкенә ара бар –

бәлки, ул ара минем урындыр!

Килер дә бер көн – шул торналар белән

чумармын мин дә күксел томанга,

Күк йөзеннән кош булып эндәшермен

сезгә мин, җирдә калган туганнар.

Канлы яу кырларыннан кайтмый калган

солдатлар кайчак килә уема,

алар туфрак булмаган, ак торнага

әверелгәндер кебек тоела...»

 

Ссылка на первоисточник
наверх