На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Яшел борчакта яшел бака» – кибеттән сатып алган консервадан бака чыккан

Красноармейск шәһәрендә кибеттән сатып алынган консерва эченнән бака чыккан. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Яшел борчаклы консерва эченә нәни бака керү сәбәбен технологлар аңлатып караган. Алар фикеренчә, бака чимал белән килеп эләккән, аны җитештерү этапларында беркем күрмәгән.

Ир-ат Яңа ел каникулында челтәр кибетләренең берсендә яшел борчак консервасын сатып ала.

«Француз тәмлүшкәсен 8 гыйнварда 13.00 сәг тирәсендә алдым, чегын сакламадым», – ди ул.

Күпләр моны «фейк» дип уйлый, ләкин заводларда технологик процесслар белән таныш булган белгечләр, мондый хәл булырга мөмкин, ди. Экспертлар фикеренчә, минибака уңыш җыйганда ук эләккән – аны сортларга аера торган конвейер линиясе уздырып җибәргән. Камералар да «укымаган» – яшел борчакта яшел баканы күрмәгәннәр.

Шулай итеп аппаратура алданган, камералар баканы борчак дип аңлаган.

Пычкы чүбе, металл ваклары яки җиһазлардагы тимерчыбыклар, ташлар һәм бөҗәкләр дә банкаларга шулай ук эләгә. Болар барысы да «техник пычраклар» дип аталалар, стериль производство шартларында алар булмаска тиеш, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх