На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Җырчы Илзидә Госман стресс кичергән

Җырчы Илзидә Госман күңелсез хәлгә юлыккан. Аның машинасын, кагыйдәләрне бозып туктау сәбәпле, штрафстоянкага алып киткәннәр. Җырчы машинасын штрафстоянкада табуына бик сөенгән, чөнки ул, машинамны урлаганнар, транспортсыз калдым, дип, бик борчылган булган.

Машинамны урлаганнар дип, мин монда бик стресслы ситуация кичердем бит әле.

Магистратурада укып йөрүем турында беләсез. Сессиягә килдем. Инсититут каршында стоянка юк. Мшинамны, юлны аркылы чыгып, икенче стоянкада калдырган идем. Кереп бер пар укып чыксам – машинам юк. Шалтыратырга телефоным да юк.

Нишләргә дә белмим, як-ягыма каранам, тегендә чабам, монда чабам. Стоянка янында җәяүлеләр юлы бар, урын тапмагач, машинамны шунда терәтеп үк куйган идем. Алып киткәннәр булып чыкты. Әле бит башка беренче булып «машинамны урлаганнар» дигәннәр уй килә. Шунда бер ир кеше ярдәмгә килде, таксилар чакыртып, мине Гадел Кутуй урамындагы штрафстоянкага җибәрде.

Барсам, шунда басып тора. «Машинагызны саклыйбыз», – дип көләләр миннән. Машинамны күргәч сөендем инде. Аллаһка шөкер, урламаганнар, дим. Штрафны түләп, машинаны алып кайттым да, сөенеп утырам менә, – дип сөйләде үзе белән булган вакыйганы җырчы социаль челтәрләрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх