На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

4 подписчика

Свежие комментарии

• Наталья Большунова
Это что-то новенькое! А нельзя ли с переводом с татарского! Или это только для татар предназначено.КФУ студентлары р...
• Владимир
К чему бы это?Алма, чия, груша ...

18 яшьлек егет сөйгән кызына мәхәббәт аңлаткан да һәлак булган

Мәскәү өлкәсендә 18 яшьлек егет сөйгән кызына мәхәббәт аңлаткан һәм һәлак булган. Хокук саклаучылар моны бәхетсезлек очрагы дип бәяләгән. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Фаҗига дүшәмбе төнлә була. Егет белән кыз башта яр буенда кояш батканын карый, аннары бергә өйгә кайталар.

Кайтканда егет бик бәхетле булуын, кыз белән бергә гомеренең азагына кадәр яшәргә хыяллануын әйтә. Алар әле 1 ай гына таныш була.

Өйдә егет кызга агач тартма күрсәтә, анда атасының пистолеты була. Егетнең ата-анасы Мәскәүдә яши, Мәскәү өлкәсендәге фатирда егет үзе генә тора. Ул техникумда укый, җәен кафеда официант булып эшләргә җыена, кызны да шунда урнаштыра.

Үләргә минутлар калгач, егет кызга, пистолет эшләми, дип әйтә. Ул шаярып крючокка баса, ләкин шартлау яңгырый, егет һәлак була.

Полиция килгәндә егет караватта ята. Кайгыга баткан кыз бераз шәраб эчүләрен дә әйтә, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх