На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Машина тәрәзәсенә каткан бозны тиз генә ничек чистартырга?

Машинаның алгы тәрәзәсенә каткан бозны 3 әйбер – спирт, аш серкәсе һәм тоз ярдәмендә эретеп була. Бу турыда «АвтоВзгляд» порталында язганнар.

Машинада электр җылыткыч яки кабызыр алдыннан эшли торган җылыткыч булмаса, алгы тәрәзәне чистарту өчен мичне кабызырга була – тик бу тиз эретми, шулай ук махсус кыргыч алып кырып та була.

Ләкин тагын да җайлырак ысуллар бар.

«Кышкы лайфхак» – алгы тәрәзәнең кирәкле урыннарына җылы су сибәргә кирәк. Моның өчен 500 мл күләмле термокружка алыгыз.

Тагын бер ысул – тозлы су кирәк. 1,5 литр гади суга 10 кашык аш тозы салып болгатыгыз. Бу эремә бозны тиз эретер. Аны сиптергечкә салып, пыялага сибегез.

Өченче вариант – 1х2 чагыштырмасында спиртлы эремә яки 1х3 чагыштырмасында аш серкәсе эремәсе ясагыз. Моны да тозлы су кебек кулланып була. Өстәвенә, спиртлы яки серкәле су салкында катмый да.

 

Ссылка на первоисточник
наверх