Тимергали хәзрәт Юлдашев телеграм-каналында 950 ел гомер кичергән пәйгамбәр турында яза.
«Кешелекнең икенче әтисе», «Нәбиләрнең иң озын гомерлесе» дип йөртелүче Нух галәйһиссәлам бик озын гомер яшәгән. 950 ел гомер кичергән, дип хәбәр ителә.
Риваятьләрдә килгәнчә, үлем якынайгач, Нух галәйһиссәламнән:
– Әй, Әбүл-Бәшәр, әй озын гомерле Пәйгамбәр! Дөньяны нәрсәгә охшаттың?
– дип сораганнар.Нух галәйһиссәлам:
– Аны 2 ишекле бер өйгә охшаттым. Бер ишегеннән кердем, икенчесеннән чыктым... – дип җавап биргән.
Свежие комментарии