Казанның Ноксинский спуск урамында бер ир-атны кыйнап үтергәннәр. Тагын берсе җитди яраланган. Хәзер полиция бу низагның сәбәпчеләрен эзли, дип яза «Mash Iptash» Телеграм-каналы.

Бу иргә әле җәнҗал башлангач та эләгә, ул китәргә тели, тик аны җиргә егып салалар һәм үтергәнче кыйныйлар.
Шуннан соң һөҗүм итүчеләр аны аркасына әйләндереп яткыра.

Якынча мәгълүматлар буенча, алар ишегалдындагы егетләр белән очраклы гына эләгешеп китми – алар махсус җыелышып килгән була.

Соңрак полиция бу сугышуда катнашкан 3 егетне кулга алган, дип хәбәр иттеләр. Аларны төне буе эзләгәннәр һәм киемнәрендәге кан таплары буенча таныганнар.

Казанда күмәк сугышта бер егетне урамда кыйнап үтергәннәр – видео
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии