Мәскәүдә 11нче сыйныф укучысы Бердәм дәүләт имтиханы аркасында үз-үзенә кул салган. Ул, имтиханны тапшыра алмам, дип курыккан.

SHOT Телеграм-каналына билгеле булганча, фаҗига кичә Мәскәүнең Свиблово районында булган. Яшүсмерне Лазорев проездындагы күп катлы йорт янында аңсыз килеш табалар.
Килгән табиблар да баланы аңына китерә алмый.

Укучы малай православие мәктәбен тәмамлаган, ул тәрбиягә алынган бала була. Әнисе сүзләренчә, соңгы вакытта ул БДИ тапшыру өчен һәм шуның аркасында университетка керә алмам дип бик борчылган. Әти-әнисе баланы белгечләргә дә йөрткән, аңа «җиңелчә когнитив тайпылыш» диагнозы куйганнар.

Бу хәл буенча тикшерү уздырыла, «Үз-үзенә кул салу халәтенә җиткерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

«Балаларны куркытып бетерделәр. Бездә гади имтиханнар булды һәм барысы да яхшы иде. Беркайчан мондый хәл булмады»;

«Җинаять эшен кемгә ачканнар? Мәгариф министрлыгынамы?»;

«Имтиханнан карачкы ясап бетерделәр. Әгәр ЕГЭга гадәти имтиханга караган кебек карасаң, бернәрсә дә булмый. Матбугат, әти-әниләр, мәктәп администрацияләре үзләре бу хәлне куерта»;

«Хәзер бөтен нәрсәдә ЕГЭны гаепләп калдыру модада...»;

«Ә ЕГЭ гадәти имтиханга караганда бермә-бер җиңелрәк. Үз вакытында бездә дә соңгы уку елында репетиторларга йөрделәр, укытучылар да куркыта иде, әмма берничә варианттан логика белән дөрес җавапны табарга була иде»;

«ЕГЭ авыру китереп чыгармаган, ул булган инде, диагнозы да бар. Ә вакытында һәм тиешенчә дәваламау тышкы шартларга реакция биргән, һәм авыру кеше моны җиңеп чыга алмаган»,

«Балалар имтиханны бер генә тапкыр тапшыра ала, дип тукып торырга кирәкми. Хәзер икенче тапкырдан да тапшырып була бит, 1 елны кичектереп торырга (армия, эш), 1 ел колледжда укырга була. Әллә никадәр вариант бар. Иң мөһиме, ЕГЭ тапшырмаганнан беркем дә үлми. Барысын да төзәтеп була. Балаларга басым ясамагыз»;

«Япониядә чыгарылыш алдыннан 300гә якын бала үз-үзенә кул сала. Анда уку белән бар да коточкыч», – дигән комментарийлар язганнар «ВКонтакте» социаль челтәрендә.
11 сыйныф укучысы имтихан алдыннан үз-үзенә кул салган
Понравилась статья? Подпишитесь на канал, чтобы быть в курсе самых интересных материалов
Подписаться
Свежие комментарии