На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что за хуйня?4 яшьлек кызның к...
  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...

Азнакай мәктәбендә 9 класс укучылары бәдрәфтә сугышкан

Азнакайның №9 мәктәбендә ике укучы бәдрәфтә сугышкан. Видео телеграм-каналларда чыкты. Малайларның берсе икенченнән күпкә зуррак, шул сәбәпле, кечерәгенә күбрәк эләгә, азактан берсе икенчесен почмакка кысрыклап бетерә. Видеоны элгән каналларның берсе «моны күбрәк кыйнау дип әйтеп була» дигән фикердә.

Янәшәдә малайларны башкалары карап, сугышканнарына бәя биреп тора. Малайларның берсе «төрле үлчәү категориясе» дип каһкаһә белән көлә.

«Сугышу видеосы телеграм-каналга чыкканнан соң, мәктәпкә видеода булган барлык балаларның ата-аналарын чакырып сөйләштек», дип хәбәр иткән мәктәп директоры мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Әңгәмәдә балигъ булмаганнар белән эшләгән полицейский да чакырылган. Роликта булган барлык малайлар да мәктәптә аерым хисапка кертелгән. Ә ике укучыны балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение учетына куелган.

«Малайлар сугышкан класс белән эшләргә психолог чакырылды. Вәзгыять мәгариф идарәсе һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение контролендә», – дип яза телеграм каналда мәктәп директоры Гаяз Хәмидуллин.

Кайбер матбугат чаралары, балаларның гәүдәсеннән чыгып булса кирәк, «өлкән укучы үзеннән яшьрәк укучыны кыйнаган» дип яза. 116.ру каналы мәктәп директоры белән сөйләшкән – ике үсмер дә 9 класста укый икән. Гаяз Хәмидуллин ни өчен ике укучының да гаепле дип саналуын аңлаткан – аның сүзләренчә, Азнакайда телеграм-канал барлыкка килгән һәм ул сугышкан малайларга акча түли башлаган. Бу хакта укучыларның үзләре сөйләвен әйткән. Директор әйтүенчә, андый кансыз видеолар өчен акча алган балалар да бар икән. «Балаларга 300, 500, 800, 1000 сум акча түлиләр. Аларга кеше карар өчен сугыш кирәк. Анда балалар видео җибәрәләр, шуның өчен акча түлиләр\», – дигән ул.

Хәмидуллин бу каналның администраторларын таба алмаганнарын әйткән. Ул шулай ук бу сугышта ике малайның да тән җәрәхәтләре алмавын сөйләгән. Малайларның әти-әниләре балаларының сугышканнарын мәктәпкә чакыргач белгән.

Социаль челтәрләрдә кечкенә малайны үзен яклаганы өчен мактыйлар. «Малайлар гомер буе сугыша инде ул. Бер-берсен имгәтмәсеннәр генә! Калган малайлар араласалар да булыр иде», – дип язган бер ир. «Үзеннән кечкенәләрне «чертлар» гына кыйный, кечкенә малай молодец!» – дип язган тагын берсе.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх