На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Влад Бонд
    Что за хуйня?4 яшьлек кызның к...
  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...

Мәскәү өлкәсендә җиде үсмер кыз бер кызны мәктәп бәдрәфенә бикләп кыйнаган

Мәскәү өлкәсенең Котельники шәһәренең №2 мәктәбендә бәдрәфтә җиде укучы кыз бер яшьтәшен кыйнаган. Кыйналган кызның башы яраланган, ул хастаханәдә.

SHOT Телеграм-каналы мәгълүматлары буенча, бу хәл 9 декабрьдә булган – 14-15 яшьлек укучы кызлар 14 яшьлек кызны бәдрәфтә бикләп аны мыскыл итә башлаган: сүз белән дә мыскыл иткәннәр, аннан кыйнаганнар.

Бу мәсхәрәләүләрнең барысын да телефонга төшереп торганнар. Бу хәл Имининтернет лигасы директоры Екатерина Мизулинага кадәр барып җиткән. Тик укучы кызлар мондый «дан»га сөенгән һәм Мизулина каналына эләгүләре белән мактанганнар.

Зыян күргән кызның туганнары сүзләренчә, ул хәзер Рошаль исемендәге балалар хастаханәсендә ята. Мәктәптә бер генә педагог та кызның әти-әнисе белән элемтәгә чыкмаган, медицина ярдәме күрсәтмәгән. Шулай ук мәктәптә әйтүләренчә, кыйналган кыз, янәсе, бәдрәфтә тәмәке тарткан булган. Башка укучылар сүзләренчә, бу җиде кыз мәктәптә гел тәртип бозып йөри һәм башка укучыларны куркыта. Зыян күргән кыз үзе сөйләгәнчә, ул үзен кыйнаганнарын белми.

Мәктәптәге бу «банданың» әйдаманы тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнә, балигъ булмаганнар эше буенча комиссиядә исәптә тора.

«Хулиганлык» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Укучы кызларга 7 елга ирекләреннән мәхрүм ителү яный.

Бу хәлләрдән соң Дәүләт Думасында мәктәпләрдә потенциаль хулиганнарны ачыклау өчен аноним тестлар уздырырга тәкъдим иттеләр.

Дәүләт Думасы депутаты Анна Скрозникова сөйләгәнчә, бу чара куркыныч янаган очракларны алдан ачыкларга һәм мондый хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итәчәк. Аеруча проблемалы сыйныфларга белгечләр киләчәк, алар балалар белән проблемаларны хәл итәргә тиеш була.

Депутат фикеренчә, чиреккә бер тапкыр чит оешмалар сораштыру уздырырга тиеш, бу мәктәп укучыларының тәртибен һәм кәфен аңлау, күзәтү өчен кирәк.

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх