Балык Бистәсе район суды Чаллыда яшәүче 60 яшьлек ир-атка хөкем карары чыгарды. Ул юлда йөрү кагыйдәләрен бозу аркасында кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерүдә гаепле дип табылган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
ТР прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 2024 елның 1 ноябрендә «Волга» М7 трассасының 915 нче километрында була.
Чаллы кешесе Mercedes-Benz йөк автомобиле белән идарә иткәндә йоклап китә һәм юл читенә чыга. Анда ул Renault Arkana автомобиле белән бәрелешә.Юл-транспорт һәлакәтендә 2017 һәм 2024 елгы ике бала зыян күрә. Суд йөк машинасы йөртүчесенә ике елга иреген чикләү карарын чыгарды һәм аны шул ук срокка машина йөртү хокукыннан мәхрүм итте, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии