Мөселманнарга даруларның составына гына түгел, ә формасына да игътибар итәргә кирәк. Күп кенә дару препаратлары һәм биологик актив өстәмәләр желатин капсулалары рәвешендә чыгарыла. Капсулалар хайваннардан алынган чималдан ясалган очракта, альтернатив вариантларны эзләргә кирәк. Чөнки фармацевтика базарында хайваннардан ясалган хәләл тәкъдимнәр юк.
Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты комитеты сайтында шул хакта аңлатыла.Капсулалы препаратлар таблеткаларга караганда өстенлеклерәк – алар уңайлырак һәм озакка сузылган тәэсиргә ия. Таблеткалардан аермалы буларак, капсулалар башта актив матдәне ашказанына яки эчәклеккә илтәләр һәм шуннан соң гына аны чыгаралар.
Кайберәүләр, капсуланы ачып, аның эчлеген генә кулланырга мөмкин, әмма моны эшләү һич тә киңәш ителми, чөнки тышчасыз матдә ашказаны-эчәклек трактын ярсытырга, җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаска яки бөтенләй тәэсир итмәскә мөмкин.
Альтернатив вариант буларак үсемлекләрдән ясалган капсулаларны кулланырга була. Алар, нинди материалдан эшләнүенә карап, эчәклектә эрүчән дә, эчәклектә эрүчән булмаска да мөмкин.
Вегетариан һәм веган капсулалары, гадәттә, целлюлоза, каррагинан, агар-агар һәм башка үсемлек матдәләре кебек үсемлек полимерларыннан ясала. Алар мөселманнар өчен яраклы, чөнки аларның килеп чыгышы – үсемлекләрдән. Бары тик оригиналь капсуланы ачарга һәм эчлекне үсемлек капсуласына салырга гына кирәк. Мондый капсулаларны маркетплейсларда яки махсуслаштырылган интернет-кибетләрдә табарга мөмкин.
Шулай ук эчәклектә эрүчән үсемлек капсулаларын дөрес сайлап алу кирәклеген истә тоту мөһим.
Барлык үсемлек капсулалары да бу максатка туры килә алмый. Дару препаратларын үсемлек капсулаларында сатып алганда яки кулланганда, капсулаларның эчәклектә эрүчәнлеге һәм аларның дәвалау ихтыяҗларына туры килүе турында мәгълүмат алу өчен, җитештерүчегә яки фармацевтка мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә, диелә хәбәрдә.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии