На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Башкортстанда яшәүче блогер, җырчы Роза апа юл һәлакәтендә үлгән

Үзенең кызыклы җырлары белән халык күңелен күтәрүче блогер Роза апа вафат. Бу хакта «Бергә күңелле» сәхифәсендә блогер Фагыйлә Шакирова хәбәр итә.

«Роза апа Башкортстаннан иде… Күмәргә акча җыялар. Җырласа да, күзләре гел моңсу иде мәрхүмнең...» – дип яза ул.

Социаль челтәрдәге сәхифәсен алып баручылар сөйләвенчә, Роза апа кичә юл һәлакәтендә һәлак булган.

«Рәхмәт кайгы уртаклашканыгыз өчен. Роза апаны машина бәрдерде...Бирегә язмыйча булдыра алмыйм, чөнки сорап язучылар бик күп. Ул үзе юлга чыккан... Әлеге вакытта Роза апаны моргка алып барабыз. Иртәгә җирләү мәсьәләләре буенча барысын да әйтермен», – дип сөйли билгесез кеше аның сәхифәсендә һәм мәрхүмәне соңгы юлга озатырга акчалата ярдәм итәргә теләүчеләр өчен телефон номерын да күрсәтә.

Язылучылары Роза апаның бик шат күңелле, җор телле апа булуы турында язалар. «Авыр туфрагы җиңел булсын», – диләр. «Машина йөртүчене таптылармы икән? Аның үлеме өчен кем җавап тотар?» – дип тә борчылалар.

«Туганнары,балалары юк микәнни, күмәргә акча җыялар. Әби пенсия алгандыр бит, тем более «блогер» дип язганнар. Йорт-җире дә яхшы күренә арткы фонда…» – дигән комментарий да бар.

Роза апаның Россиядә тыелган социаль челтәрдәге сәхифәсен 40 меңнән артык кеше карап барган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх