На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Бежевый» төскә өстенлек бирүче заманча әниләр баланың психикасын ничек боза?

«Бежевый әниләр», ягъни балаларына аксыл көрән һәм коңгырт төстәге киемнәр кидерүче аналар баланың психикасына зыян китерә икән. Психологлар сүзләренчә, әлеге «тренд» балаларының асоциаль тәртибе һәм аларда эмоцияләр булмау белән куркыныч һәм бу инде күзәтелә башлаган. Бу хакта «SHOT» телеграм-каналы яза.

«Бежевый әниләр» рилсларны, шортсларны һәм «Тик-Ток»ны яулап алды. Заманча әниләр балаларына кием-салымны, бүлмәләренә обойларны, уенчыкларны бары тик нейтраль төстәгеләрен генә сайлый. Бернинди төсле әйбер дә булырга тиеш түгел! Янәсе, алар, болай итеп, баланың нерв системасына көчәнеш бирми һәм биләүдән үк балада нечкә зәвык тәрбияли.

Тик белгечләр моның белән килешми. Психология фәннәре кандидаты Карина Чижова сүзләренчә, төсләр эмоцияләр барлыкка килүдә бик мөһим роль уйный. Кайбер төсләр тынычлык һәм шатлык хисе бирә, ә кайбер төсләр, киресенчә, шомландыра. Бары тик «бежевый» төсләргә генә ияләнгән бала, башка сабыйлар кебек, шатлана яки моңая белми. Әгәр әти-әниләр балаларын төрле түгәрәкләргә йөртә икән, бу – башка мәсьәлә. Ә инде бала күп вакытын бары тик «бежевый» төсләр өстенлек иткән җирдә генә уздырса, монда һичшиксез проблемалар килеп чыгарга мөмкин.

Нейропсихолог Мария Овчарова сүзләренчә, аның практикасында әти-әниләрдән мондый мөрәҗәгатьләр булган инде. Мондый тәрбиянең тагын бер ягы бар – асоциаль тәртип. Мәктәпкә кадәр «бежевый» мохиттә яшәгән бала, мәктәпкә кергәч, кисәк кенә төрле төстәге бөтен нәрсә белән кызыксына башларга, хәтта башка балаларның төсле әйберләрен дә урларга мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх