На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Иркәнең әнисе Миңлебәдәр апа җыр яздыра

Тиздән Иркәнең әнисе Миңлебәдәр апаның җыры чыгачак. Иркә якын кешесенең студиядә җыр яздырган видеосын күрсәтте.

«Әниемә тиздән 71 була инде. Гомере буена авылда сыер савучы булып эшләгән әниемнең күңелендә гел җыр-моң булды.

Бүген аны бер җыр яздырырга күндердем. Әнием, була әле, бик була. Шулай бит?

Ничек уйлыйсыз? Тиздән тулы вариантын тәкъдим итәрбез», – дип яза Иркә.

Миңлебәдәр апаның талантын халык «сәхнәгә чыкмаган халык артисты» дип бәяләгән.

«Йолдызлар читтә торсын әниегез җырлаганда»;

«Матур җырлый һәм бик тынйак, саф күңелле апа. Озын-озак, сәламәт гомерләр сезгә»;

«Татар җырлары шундый булырга тиеш. Шултиклем моңлы апаның тавышы. Кырыена утырып тыңлыйсы килә»;

«Сөбханаллаһ, тавышы апаның. Каз тәннәре чыкты. Озын гомерләр бирсен Аллаһы Тәгалә»;

«Искиткеч матур җырлый Бәдәр апа. Профессиональ җырчылар бер читтә торсын»;

«Хәзер аңлашыла, Иркә, кемгә охшап шундый матур, молы тавышлы булганыгыз»;

«Әниегез үзенең хыялын кызы аша тормышка ашырган»;

«Бу апа артист булса, концертларыннан кайтып кермәс идем. Искиткеч моңлы тавышы күңелләргә үтеп керде», – дип яза Иркәнең «подписчик»лары.

 

Ссылка на первоисточник
наверх