На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Татарстан Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү бюллетеньнәре тарату өчен тапшырылачак

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясенең чираттагы утырышында комиссия әгъзалары Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатларын сайлауда тавыш бирү өчен ясалган бюллетеньнәрне кабул итү һәм тапшыру урыны һәм вакыты турындагы мәсьәләне күтәрелде.

«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте тарафыннан сайлау бюллетеньнәрен тапшыру урыны итеп «Идел-Пресс» полиграфия-нәшрият комплексы билгеләнгән, сайлау бюллетеньнәре 2024 елның 26 августында тапшырылачак.

«Татарстан парламенты депутатларын сайлау буенча сайлау кампаниясе финиш сызыгына чыга. Бик җаваплы этап башлана. Без республиканың территориаль сайлау комиссияләренә Дәүләт Советына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнәр тиражын тапшырабыз», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

Чарага депутатлыкка кандидатлар, кандидатларның республика исемлекләрен теркәгән сайлау берләшмәләренең вәкаләтле вәкилләре Татарстан массакүләм мәгълүмат чаралары чакырылган. 1 сентябрьгә кадәр бюллетеньнәр участок сайлау комиссияләренә килеп җитәчәк.

 

Ссылка на первоисточник
наверх