На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Тринадцатый» исеме астында блог алып барган военкор Гузенко кулга алынган

РИА Новости хәбәр итүенчә, «Тринадцатый» исеме астында язган блогера Егор Гузенко җинаятьтә эзләнүче буларак, МВД базасында тора. 1994 елгы Егор Гузенконың кайсы маддә буенча гаепләнүе язылмаган.

Гузенконың телеграм-каналында аның Ставрополь краендагы Новопавловск шәһәрендә кулга алынуы хәбәр ителә. Анда ул СВО зонасыннан ялга кайткан булган.

Ул, үзен эзләүгә биргәннәрен белгәч, отпуск алган.

«Тринадцатый" каналында 300 меңнән артык язылучы бар. Ул махсус хәрби операциягә багышланган. Гузенко үзен доброволец дип саный, махсус операция зонасындагылар өчен ярдәм җыю белән шөгыльләнә, шулай ук Оборона министрлыгын да тәнкыйтьли. Егор Гузенко 2014 елда үз теләге белән Донбасска китеп сугышкан булган.

2021 елда Гузенко сугышуда гаепләнгән була. Шот язуынча, аны кулга алуның сәбәбе шушы җинаять эше белән бәйле – ул яшәгән урынын үз белдеге белән ташлап китүдә гаепләнергә мөмкин.

Блогерның үз сүзләренә караганда ул бер хатынга һөҗүм иткәннәрен күргән һәм аны яклаган, имеш. 4 айдан аны ниндидер кешеләр кыйнарга ябыша һәм ул һавага ата. Хулиганлык буенча җинаять эше кузгатыла. Гузенко махсус операция зонасына китә. Журналистка Анастасия Кашеварова язуынча, Гузенко инде күптән федераль эзләүдә һәм үзенең шәхси картасына гуманитарка өчен дигән булып акча җыя. Бу акчаны «үзенә түбә» булсыннар өчен ниндидер хәрбиләргә бирә, дип гаепли ул Гузенконы. Кашеварова фикеренчә, Гузенко беркайчан да хәрби хәрәкәтләрдә катнашмаган.

Гузенко полиция бүлегендә булуы турында хәбәр иткән һәм үзен азат итүләрен сораган. «Кем дә булса мине чыгара алса, чыгарыгыз», дип үтенгән ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх