Һиндстанның төньягындагы Уттар-Прадеш штатының Хатхрас шәһәрендә мәктәп директоры, кара магия аңа уку йортын танытырга ярдәм итсен өчен, 2нче сыйныф укучысын корбан иткән. Бу хакта «Times of India» һәм «The Economic Times» басмаларына сылтама белән «РБК» яза.
Фаҗига 23 сентябрьдә булган. Полиция язмаларыннан күренгәнчә, иртән мәктәп хезмәткәрләре һәм тулай торакта яшәүче башка укучылар малайның мәетен караватында тапканнар.
Мәктәп директоры Динеш Багел укучының гәүдәсен үзенең машинасының арткы утыргычына салып берничә сәгать буе тирә-якта йөргән. Малайның гаиләсенә аларның баласы «сәламәт түгел» дип хәбәр иткәннәр.Бала тулай торакның бер бүлмәсендә буып үтерелгән, дип фаразлана. Мәгариф учреждениесе администрациясе җинаятьне яшерергә тырышып караган, әти-әниләренә, баланың хәле начар булган, дигәннәр. Бу хакта «Газета.ru» яза.
Малайның әтисе – Кришана Кушваха, Делида бер шәхси фирманың инженер-программисты, мәктәпкә килгәч, улын таба алмаган. Ул полициягә мөрәҗәгать иткән. Берничә сәгатьтән соң полиция хезмәткәрләре мәктәп директорының машинасын куып җитә һәм муенында буылу эзләре булган укучының мәетенә тап булалар. Ярып карау баланың якшәмбе кич белән буып үтерелгәнен күрсәтә.
Үтерү турындагы маддә буенча 5 кешегә карата эш кузгатылган. Уку йорты директорыннан тыш, кара магиягә һәм тантрик ритуалларга ышанган әти кешегә һәм 3 укытучыга карата тикшерү бара. Тентү барышында аларда төрле ритуаль предметлар тапканнар. Тикшерү версиясе буенча, ирләр малайны урлаган һәм аны кара магия ритуалы вакытында үтергән. Бу – мәктәпкә үсеш һәм танылу килсен өчен эшләнгән, дип яза «Times of India».
Моңа кадәр шикләнелүчеләр тагын бер укучыны – 9 яшьлек малайны үтерергә омтылулары да ачыкланган. Ул качып котылган. Хәзер шәхси мәктәп ябык.
Һиндстанның күп кенә авылларында балаларны профессиональ рәвештә караклыкка һәм башка җинаятьләргә өйрәтә торган мәктәпләр барлыгы ачыкланган. Җинаятьчеләрне укытучылар итеп яллыйлар. Алар исә укучыларга кесәдән урларга, сумкалар урларга һәм полициядән ничек качарга икәнен сөйлиләр. Моннан тыш, балаларны комарлы уеннарга да өйрәтәләр. Ата-аналар курс өчен 200-300 мең рупий түлиләр, бу – 2400-3600 доллар (якынча 217-324 мең сум).
Бер елдан соң ук яшүсмерләр оста җинаятьчеләргә әверелә. Мондый эшчәнлектән кергән керем ата-аналар укытуга керткән суммадан күп тапкырлар артыграк булырга мөмкин. Полиция раславынча, мондый мәктәпләрдә «укыган» 300дән артык бала бөтен ил буйлап туйларда урлауда катнашкан. Хокук саклаучыларга бу криминаль система белән көрәшү авыр, чөнки җинаятьчеләрнең күбесе – балигъ булмаганнар. Бу – аларны җаваплылыкка җәлеп итүне катлауландыра.
Свежие комментарии