Казанда август ахырында Хәния Фәрхи җырларыннан торган «Онытылыр димә» дигән концерт узачак. Тамаша легендар җырчыбызның 65 еллыгына багышлана. Концертта яңартылган «Бәйрәм» ансамбле дә була. Хәния Фәрхи җырларын Алинә Кәримова башкарачак.
«Шундый тәкъдим ясагач, куркып калдым. Чөнки минем өчен бу – бик җитди нәрсә.
Бераздан соң ризалаштым. Аллаһка тапшырдым. Легендабыз Хәния апабызның рухы шат булсын, һәрбер искә алуыбыз аңа дога булып барып ирешсен», – дип хәбәр итте бу яңалыкны Алинә Кәримова социаль челтәрдәге сәхифәсендә.Тамашачы бу башлангычны бик тә җылы кабул иткән. Алинә Кәримованы бик күпләр «икенче Хәния», «Хәния дәвамчысы» дип тә атый.
«Алинә сеңлем, син молодец! Синең талант үзгә, искиткеч талантлысың, кирәк икән, шәп итеп, үзеңә генә хас искиткеч тавыш белән җырлыйсың, шәп итеп сөйлисең. Башка артисткалар мине гафу итсеннәр, син – чын табигый матурсың. алайса кайберәүләрнең таш курчак күк йөзләренә карыйсы да килми инде. Чама хисен югалттылар. Зинһар, Алинә, үз йөзеңне югалтма, бүгенге табигыйлегеңне сакла, сиңа карарга рәхәт. Уңышлар сиңа, күзләр тимәсен»;
«Лаеклы җырчы»; «Алинә, бик матур җырлыйсың. Икенче Хәния»;
«Әйе, тавышың бик тә туры килә, Алинә. Ульяновск Сабан туенда ишетеп, бик исем китеп, Хәнияне искә төшереп, сиңа уңышлар теләп, елый-елый тыңладым»;
«Уңышлар сезгә, Алинә. Сез булдырасыз, тавышыгыз Хәния Фәрхи кебек. Көн саен тыңлыйм сезнең җырларыгызны. Күз генә тимәсен»;
«Чыннан да лаеклы кеше, талант, искиткеч Алина Прокофьева»;
«Ниһаять. Мин сөенәм. Алинә, сиңа уңышлар!
Син бу ансамбль белән күп үрләр яуларсың!»;«Бу җаваплы эштә зур уңышлар сезгә. Талантыгыз, тавышыгыз искиткеч. Яратабыз, хөрмәт итәбез, сез молодцы», – дигән эчтәлекле фикерләр язучылар бар. «Шикләнеп, икеләнеп тормагыз. Сез – Хәния апаның лаеклы дәвамчысы», – дип тә киңәш иткәннәр.
Концертны Уфа, Чаллыда да көтеп калалар.
Алинә Кәримовага сәхнәдәш дуслары да уңышлар тели.
«Наканистыыыыы», – дип, гади генә сөенгән Вадим Захаров.
«Күптән кирәк иде», – дигән Гөлсирин Абдуллина.
«Алинә, уңышлааар!! Твой голос – это что-то. Я тебя обожаю», – дип кушылган Гөлназ Асаева.
«Син биииик лаек», – дип хуплаган Резеда Сәлахова. Зәринә Хәсәншина да хуплавын белдергән.
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии