На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Башта мәчет, аннары... Туристларга «татар кунакчыллыгын» аракылы экскурсиядә күрсәтәләр

Җәй – туристларның Казанга килә торган иң актив чоры. Менә мин дә, кызыксынып, туган шәһәремдә кызыклы экскурсияләр эзләп карарга булдым. Экскурсияләр тәкъдим ителгән сайтларның берсендә Мәрҗани мәчете төшерелгән фото һәм аның астында «Иске татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән дегустация» экскурсиясен күргәч, сүзсез калдым.

..

Җәй – туристларның Казанга килә торган иң актив чоры. Менә мин дә, кызыксынып, туган шәһәремдә кызыклы экскурсияләр эзләп карарга булдым. Экскурсияләр тәкъдим ителгән сайтларның берсендә Мәрҗани мәчете төшерелгән фото һәм аның астында «Иске татар бистәсендә исерткеч эчемлекләр белән дегустация» экскурсиясен күргәч, сүзсез калдым…

Әлеге экскурсия турында мәгълүмат үзен бөтен дөнья буенча экскурсияләр агрегаторы дип таныткан «Sputnik8.com» сайтында урнаштырылган.

Интернет аша экскурсияләр эзләгәндә әлеге сайт иң беренче чиратта чыга. Similarweb сервисы үлчәгән күрсәткечләр буенча, сайтка экскурсияләр эзләп ай саен 5 миллионнан артык кеше керә. Димәк, Иске Татар бистәсендәге «исерткеч» экскурсияне дә бик күп кеше күрә.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Аракы кибетендә – татар кунакчыллыгы?!

Оештыручылар туристларга «традицияләрне якыннан белү» һәм «онытылмас тәэсирләр» вәгъдә итә. Әмма «ислам дине», «татар сәүдәгәрләре», «татар кунакчыллыгы» кебек төшенчәләр белән беррәттән экскурсиядә исерткеч эчемлекләрне дә кабып карау тәкъдим ителә.

Әйе-әйе, «башка сыймаслык хәл бу» дип, сорау арты сорау туды миндә. Бу экскурсияне кем, ничек шулай оештырырга булган соң? Экскурсияне оештыручы тәкъдим иткән программаны тәгаенләп карап чыгарга булдым.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Экскурсияне «Казань Волга» гидлар командасы оештыра, дип язылган. Алар тәкъдим иткән мәгълүматка күз салыйк.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

«Без – үз шәһәрен һәм төбәген яратучы Казан гидлары командасы. Уникальлегебез шунда: без барыбыз да төрле. Безнең арада тарихчылар, актерлар, әдәбиятчылар һәм туган якны өйрәнүчеләр бар. Без сезгә шәһәрне үз күзләребез һәм һөнәребез аша күзаллаганча күрсәтербез.

Сезне нәрсә көтә: шәһәрнең колоритлы почмагы һәм милли тәм-томнар.

Иске Татар бистәсе – шәһәрнең колоритлы почмагы, анда агач һәм таш корылмалар күзләрне сокландырып кына калмый, җирле халык тормышы турында да күп сөйләр. Архитектураның күптөрлелегенә игътибар итегез: эклектикалы Шамил йорты, Анапаевларның барокко стилендәге йорты, Муллин йортындагы халык архитектурасы һәм классицизм ярашуы, Мәрҗани белән Исәнбайларның якты йортлары һ.б. Иске Татар бистәсендә һәр бинаны күрер өчен тукталыш ясамый гына үтеп киеп булмый.

Иске Татар бистәсендә уникаль мәчетләр күп: Мәрҗани, Нурулла, Зәңгәр һәм Солтан мәчетләре. Православие гыйбадәтханәсе дә бар – Казан Тихвин чиркәве. Борынгы тарихи биналар белән янәшә яңа йортлар да гармониядә яши. Безнең заманда ук төзелгән яңа йортлар иске урамнарның архитектурасына бик яхшы туры килә, аларны тулыландыра.

Сәфәрдән соң сезне аракы кибетендә татарча кунакчыллык көтә, анда сезнең өчен мастер-класс үткәреләчәк һәм милли тәм-томнар – ризыклар белән сыйлаячаклар. Сез төрле деликатеслар: казылык, сырлар, шулай ук төрле тәм-томнар татып карый аласыз. Әгәр дә җирле, гадәти булмаган, әмма шул ук вакытта бик тәмле әйберне сынап карарга телисез икән, безгә килегез!» – дип язылган.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Әлеге оештыручы «Sputnik8» сайтында башка төрле экскурсияләр дә тәкъдим итә. Шунысы күзгә ташлана: татар кунакчыллыгын ул әлеге дә баягы аракы кибетендә тәкъдим итмәкче була. Сайтта язылганнардан:

«Сезне нәрсә көтә?

«Нуленче чакрым», Дан аллеясе һәм татар кунакчыллыгы.

Казан тарихы, Казан ханлыгы алынуы, Бауман урамындагы «нуленче чакрым», Урта Идел буенча ислам таралуы турында сөйләячәкбез. Шулай ук: Юнысовлар, Аппаковлар, Апанаевлар, Йосыповлар, беренче гильдия сәүдәгәре Кушаевларның сакланып калган йортларын һәм утарларын карап чыгарсыз, Кабан күле турында сөйләрбез.

Сәфәрдән соң сезне аракы эчү йортында татарча кунакчыллык көтә. Анда кунаклар өчен мастер-класс үткәреләчәк һәм милли тәмле ризыклар белән сыйланып булачак. Төрле деликатеслар: казылык, сыр, шулай ук төрле тәм-томнар татып карап булачак», – дип язылган.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Программада ниләр бар һәм экскурсияләр күпме тора?

Программада «Татспиртпром» АҖ тарихы, фарфордан эшләнгән «Елабужская муха» рюмкасы тарихы, татар милли костюмнарыннан фотосессия, «Татспиртпром» АҖ компаниясендәге «Ханская» аракысы, «Graf ledoff bitter перец» төнәтмәсе кебек «иң популяр эчемлекләрне тәкъдим итү һәм дегустацияләү» каралган.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Экскурсиянең бәясе – 5 700 сум. Өстәмә түләүгә исә бик күп төрдәге исерткеч эчемлекләр, кабымлыклар тәкъдим ителә. Сайтта тәкъдим ителгән программа:

Дегустация сетлары (өстәмә түләү өчен).

«Аракы» аракы сеты – 1 кешегә 350 сум: 5 төрле аракы, төрле кабымлыклар. «Tatar drink» дигән «милли эчемлекләр җыелмасы» да бар. Анда – Татарстанда җитештерелгән, «милли» атамалы эчемлекләр – «Ханская», «Бөгелмә»... Кабымлыклары да «милли» – казылык, какланган ит.

Тагын бер милли сет бар – «Кубрат». Анысында да «милли» исерткечләр һәм башкасы...

«Барысы да хәләл»

Иске Татар бистәсе, татар сәүдәгәрләре дигәч тә, XIX гасыр һәм XX гасыр башында башкалада кайнаган тормыш күз алдына килә: мәчетләрдән азан әйтелер, кәләпүшләрен кигән ир-егетләр намаз укырга ашыгыр, шәкертләр мәдрәсәгә белем эстәргә барыр, ә яшь кызлар, апалар, яулыкларын бәйләп, Кабан күле буена кер чайкарга төшәрләр...

Менә шундый картина күз алдына килеп баса. Шушы экскурсиядә исә ислам дине, татар тарихы турында сөйлиләр икән, аракы кибетенә кереп исерткеч эчемлекләр кабып карау кемнең башына килде икән? Болар икесе – бер-берсенә туры килми торган тема бит, җәмәгать.

Шул ук порталда экскурсияне оештыручыга сорау бирергә булдым. Чөнки исерткеч эчемлекләр белән бергә ит продукциясеннән ясалган кабымлыклар да бар. «Ит хәләлме?» – дип сорадым. «Барысы да хәләл», – дип җавап бирделәр.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

Татар традицияләрен, тарихын, кунакчыллыгын күрсәтәбез дип, Татарстанда ясалган «Бөгелмә» бәлзәме, «Ханская» аракысы да тәкъдим итәләр.

Экскурсия урнаштырылган сайт җавабы: «Сертификацияләнгән гидлар белән генә эшлибез»

Әлеге экскурсияне тәкъдим иткән «Спутник» порталы белән элемтәгә чыктым. «Сезнең сайтта – «Татар алкоголь продукциясен дегустацияләү белән Иске Татар бистәсе буйлап экскурсия». Бу экскурсия сезгә ничек эләкте? Гидларның сертификатын тикшерәсезме?» – дип сорадым. (РФ Хөкүмәтенең 2022 елның 7 маендагы 833 номерлы карары уенча, гидлар аттестация узарга тиеш).

Миңа шундый җавап килде: «Сезгә сертификатлар турында җавап бирә алмыйм, аныкларга тырышырмын. Бары тик шуны гына беләм, тулаем алганда оештыручыларның барлык документларын һәм мәгълүматларын тикшерәләр һәм яңартып торалар. Без сертификацияләнгән гидлар белән генә эшлибез», – дип язылган әлеге текстта. Димәк, Иске Татар Бистәсендә алкогольле экскурсия тәкъдим итүче гидның рөхсәт документлары бар.

Шулай ук, почта аша килгән җавапта менә болай дип тә язылган: «Без экскурсияләрне сайлап кына, төбәктәге өстенлекләргә, ассортимент һәм партнерларыбызга йөз тотып тәкъдим итәбез.

Почтадагы хаттан скриншот

Без тематикага, бәягә (сайт комиссиясе бәягә кертелергә тиеш), расписаниегә (никадәр ешрак булса, шулкадәр яхшырак) тема һәм юнәлешнең актуальлегенә, авторның сайтта эшләргә әзерлегенә (гидның безнең күрсәтмә һәм тәкъдимнәрне укыганы күренеп тора) һәм башка бик күп нәрсәләргә игътибар итәбез.

Экскурсияне кире кагу яки аны сәбәпләрен аңлатмыйча кичектерү хокукын үзебездә калдырабыз», – диелгән.

Почтадагы хаттан скриншот

Сайттагы мәгълүматлар буенча, «Спутник» порталы 2012 елда булдырылган. Бу вакыт эчендә 800 шәһәрдән гидлар сервиста 18 меңнән артык экскурсия-тәкъдим урнаштырган. Сайт «Сколково» инновацион үзәге резиденты булып тора. Бу сервис Россиядә рәсми теркәлгән, «Спутник» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карый.

Экскурсиядә булган кешеләр нинди фикердә?

Әлеге сайтта экскурсиягә барган кешеләр фикер-теләкләрен дә язып калдырган. Экскурсия вакытында исерткеч эчемлек эчкән яки эчмәгән (без бу хакта төгәл белмибез) халыкның фикере белән танышып чыгыйк.

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

«Экскурсияне алып барган Гүзәлгә зур рәхмәт. туган шәһәре турында бик яратып һәм кызыклы итеп сөйләде. Вакыт бик тиз узып китте, саубуллашасы килмәде», – дип язган Вера.

«Рәхмәт, бик кызыклы урын, бигрәк тә мәчет ошады. Маршрут яхшы уйланылган, татар халкының тормышы һәм мәдәнияте турында кызык итеп сөйләделәр, бу турыда тулы күзаллау булды», – дип яза Венера. Мөгаен, татарның «милли» исерткечләре турында да белгәннәрдер...

Шунысын игътибарга алыйк: фикер-тәкъдимнәр арасында бер генә катгый тәнкыйть сүзе дә юк. Бердәнбер тәнкыйть – ул да булса сетның вакытында әзерләнмәве...

«Ләкин дегустация әйберләре әзер түгел иде, моны ничек аңларга? Бу сорау оештыручы компаниягә – сез алдан бу турыда сорап куйган идегез, һәм алар әзерләнмәгән иде. Менә моның өчен сезгә «икеле», – дип яза Вероника.

Экскурсияләрнең эчтәлеген кайсы оешма тикшерергә һәм контрольдә тотарга тиеш – бу хакта да язма әзерлибез.

Шуңа охшаш экскурсияләр...

https://www.sputnik8.com/ru сайтыннан скриншот

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх