«Татар Җыры-2025» фестивалендә блогер Олеся Лесная артистларның банкетларда чыгыш ясау бәяләрен белешкән.
Олеся иң беренче җырчы Марат Яруллинга «бәйләнгән». Ләкин Марат җаваптан кача, бу зур миссияне абыйсы – концерт директоры Ринат Яруллинга йөкләп калдыра. Ринат Яруллин сүзләренчә, Маратның банкетлардагы чыгышы бәясе 400 мең сум тора.
«400 мең сумнан башлана», – дип тә кушыла аңа Марат .Ильмира Нәгыймова да чыгышларының бәясе Маратныкы белән бер тирә икәнен әйтә.
Алсу һәм Азат Фазлыевлар бәйрәмнәрдә җырлаган өчен 90-100 мең сум сорыйлар икән. «Бу – Алсу белән икебезгә, бер чыгыш өчен», – дип ачыклык кертә Азат.
Гөлназ Асаева Олесяның соравына җавап бирми. «Минем уй акчада түгел, аңламыйсызмы әллә сез? Мин милләт, халкым өчен эшлим. Мин акча сорамаска да мөмкинмен, шундый «простая душа», – дип, сандугачтай сайрый ул. «100 мең бармы?» – дип дәвам итә Олеся. «Кая инде миңа андый акчалар! Нинди 100 мең инде, андый акча минем төшемә дә керми», – ди Гөлназ.
Рифат Зарипов Олесяның туенда бушка җырлап китәргә әзер икән. «Кияүгә чыга калсаң, сиңа – бушка. Болай – вак-төяк: 250-300 тирәсе», – ди Рифат. «Нормально, бер дә юк икән», – ди Лесная. «Әйе, бер хезмәт хакы инде», – дип көлә Рифат.
Рафис Кәлимуллин үзенең иҗатын 50 меңнән алып 300 меңгә кадәр дип бәяли. «50, 100, 150, 200, 250, 300 – төгәл бәясе юк. Ераклыктан тора, команда белән бараммы, командасызмы. Төрле факторлар йогынты ясый», – дип сөйли ул. Шулай да, Рафис иң зур чегының 500 мең сум булуын яшерми.
Свежие комментарии