На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Машиналар су астында, эвакуация бара: Чиләбе өлкәсендәге шәһәрне су баса

Чиләбе өлкәсенең Аша шәһәрен су баса башлаган. Чапаев һәм Козинский бистәләрен су баскан инде. Аша районы администрациясе хәбәр иткәнчә, кисәк җылыту һәм көчле яңгырлар аркасында шәһәрдән югарырак Сим елгасында боз кузгалган. Боз кисәкләре»затор» китереп чыгарган, дип яза «Комсомольская правда» Телеграм-каналы.

Ашада эвакуация башланган, җирле кунакханәдә 50 урынлык вакытлыча тору урыны ясалган. Сим елгасы шулай ук автомобиль трассаларын да баса, аларның берсендәге участок өлешчә ябылган. Кичә җирле халык Чиләбе өлкәсенең Ногайбәк районында Ольгинская плотинасын юдырып алып киткәнен хәбәр итте.

Видеоларда күренгәнчә, машиналар су астында калган, урамнан зур техника көчкә уза. «Коточкыч!» – ди видеода бер ир-ат.

 

Ссылка на первоисточник
наверх