На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Соңгы юлга 200ләп кеше озатты». Агачка бәрелгән машинада биюче егет һәлак булган

Башкортстанның Иглин районында авариядә биюче егет һәлак булган. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте.

БР Дәүләт автоинспекциясе белешмәсе буенча, 7 гыйнварда көндез Уфада яшәүче 19 яшьлек егет Охлебин авылыннан чыккан юлда авариягә очрый. Ул Toyota Land Cruiser Prado машинасы белән идарәсен югалткан һәм юл кырыена төшеп киткән.

Машина агачка бәрелгән. Салондагы 19 яшьлек пассажир егет урында ук һәлак булган.

UfaNovosti порталы белешмәсе буенча, мәрхүм биюче булып эшләгән. Ул Охлебин авыл янында комплекста дуслары белнә ял иткән. Икенче көнне көчле буран вакытында алар кайтырга чыккан. Шул чакта машина юл кырыена төшеп киткән. Машина пассажир утыра торган уң ягы белән агачка бәрелгән. Мәрхүмне соңгы юлга 200 ләп кеше озаткан, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх