На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Танылган җырчының 90 яшьлек әнисе тюбингта шуган

Яңа ел бәйрәмнәренә Чаллыда яшәүче җырчы Флюра Талиповага кунакка Башкортстаннан әнисе Ләмига Минисламовна килгән. Аның кызы Флюра Талипова – татар эстрадасының танылган җырчысы, 300дән артык җыр авторы.

Алар 29 декабрь көнне, туганнары белән бергәләп, әниләренең 90 яшьлек юбилеен бәйрәм иткәннәр. Ә соңыннан, әниләренең теләге буенча, аны Азатлык мәйданындагы үзәк чыршы янына алып килгәннәр, бәйрәмчә бизәлгән шәһәрне күрсәткәннәр, истәлеккә матур фотолар ясаганнар.

Бу хакта Флюра Талипова «Челнинские известия» газетасына сөйләгән.

«Кичке прогулка вакытында Яр буе паркына килдек, һәм биредә безнең әниебез, үз гомерендә беренче тапкыр, «ватрушка»да шуып карады.

Әни гомер буе сыер савучы булып эшләде, һәрвакыт тормышны яратучан булуы белән аерылып торды, беркайчан да күңелен төшермәде. Мин гастрольләр белән туган якларыма кайтканда, машинага иң беренчеләрдән булып кереп утырып, авыллар буйлап минем белән бергәләп йөри, барлык концертларымны карый торган иде.

Ул бүгенге көндә дә барлык яңалыклардан хәбәрдар булырга тырыша, балалары, оныкларының уңышларына сөенеп яши. Һич шигем юк: әниебезнең озак яшәвенең сере дә тиктормас булуында. Әни безне дә үзенең отмитизмы һәм тормышны яратуы белән дәртләндерә», – дип сөйләгән җырчы әнисе хакында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх