На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Җырчы Айнур Галләмов: «Елына 200дән артык концерт куям, ә туганнар өчен мин - «тунеядец»

«Алиса» колонкасы «Минем йолдызым», «Балан», «Күзләр» дигән җырлар тәкъдим итә башлагач, кем башкара икән, дип кызыксындым. Автор башкаручы, җырчы Айнур Галләмов иҗаты белән танышу шулай булды. Тыныч, ягымлы тавышлы җырчыны интервьюга чакырырга булдым.

Сез зур сәхнәдә ничә ел?

Зур сәхнәдә булуымны төрле датадан саный башларга була.

Мин 2012 елда җырлый башладым. 2013 елны Казанда Универсиада узды, шунда да зур сәхнәдә чыгыш ясаганым булды. Казанга укырга кергәч, «Уникс» концертлар залында да җырладым. Тик төпләп сәхнәгә чыгуым 2016 елның 7 мартында Чирмешәндә беренче «сольный» концертымда булды дип әйтә алам.

Җырчы булуның нинди авыр якларын әйтә аласыз?

Җырчы булуның бер авыр ягын әйтә алам – ел дәвамында төркемем белән 200дән артык концерт куябыз, әле шуңа өстәп банкетларда эшлибез, буш вакытым юк диярлек. Шуңа да карамастан, туганнарым, дусларым өчен мин – «тунеядец». Миннән: «Берәр кая эшкә керәсеңме, эш таптыңмы?» – дип сорыйлар…

Сезнеңчә, моң һәм сәләт ярдәмендә генә зур сәхнәне яулап буламы, яисә барысын да акча хәл итәме?

Бу сорауга беркем дә төгәл җавап бирә алмыйдыр. Хәзер заманасы шул бит: кемдер күп акча түгеп тә, югары үрләрне яулый алмый, ә кемгәдер, «хайп» тоту өчен, бер авылча яздырылган видео җитә. Шуңа, моң һәм сәләт ярдәмендә генә дә зур сәхнәгә менеп була. Интернет заманасы бит, барысын да акча гына хәл итми, юлны да җиңеләйтми. Мисал өчен, зур шәһәрләрдә концерт оештырасы булсаң – арендасы кыйммәт, бу очракта акча танылуны тизләтә инде. Ә акчаң булмаса, озаграк көтәргә туры килә.

Фото: © Айнур Галләмовның шәхси архивыннан

«Концертларны күбрәк районнарда, авылларда куярга тырышам»

Репертуарыгызда русча җырлар да бар.

Аларны татарчаларга караганда күбрәк тыңлыйлармы?

Русча җырлар бар, әмма алар күп түгел. Тиздән тагын бер русча җыр чыгачак. Беренче җырым чыкканда, тыңлаучылар бик аз иде, чөнки аудиториям татарчаларны тыңлый иде. Хәтта ясалма фәһем дә минем рус телендәге җырларны тәкъдим итми иде, тик соңгы арада ул да «акыллыланды», шуңа тыңлаучыларым артты.

Кайсы җырыгыз сезгә популярлык алып килде?

Рейтинглар буенча, беренче урында күп еллар «Насыйп ярым» җыры тора. Менә гастрольләргә йөреп, «топ» 3 җырны атый алам. Яшьләр өчен бу – «Онытмагыз дусларны», үземнең яшьтәшләрем өчен – «Насыйп ярым», ә өлкәнрәкләр өчен – «Җиңел түгел» җыры.

Айнур Галләмов «Насыйп ярым»

Гастрольләр белән районнарга, авылларга йөрисез, Казанда «сольный» концерт куярга уйлыйсызмы?

Концертларны күбрәк районнарда, авылларда куярга тырышам. Зур шәһәрләрдә аренда бик зур бит, акча ягыннан бу – минем өчен зур риск. Безнең төп тыңлаучылар Казанда, алар да күп язалар, сорыйлар, әмма ул язучыларның барысы да килә дигән сүз түгел бит әле. Күптән түгел Әлмәттә концерт куйдык, анда да күп кеше «көтәбез» дип язган иде, аларның нибары 10 проценты гына чыннан да килгәндер. Икенче елга Казанда да концерт куярга тырышачакбыз.

Фото: © Айнур Галләмовның шәхси архивыннан

«Минем өчен иң мөһиме – сәхнәдә булу»

Сез белемегез буенча кем?

Мин Казан федераль университетында музыка укытучысына укып чыктым. Минем вокал укытучым – Лидия Әхмәтова иде. Мәктәптә эшләмәсәм дә, Чирмешәндә вокал дәресләре укыттым. Хәзер график тыгызлангач, моңа вакыт җитми.

Ничек уйлыйсыз, махсус музыкаль белемсез дә популяр җырчы булып буламы?

Музыкаль белем кирәкме-юкмы икәнне төгәл әйтеп булмый. Мин үзем укып чыккач, аны кирәк дип әйтәм, әгәр белемем булмаса, бәлки, кирәкмәс, тә дияр идем. Хәзерге заманда башкачарак бит инде. Укыган кеше дә, укымаганы да «хайп» тотса, югары үрләргә «оча» ала.

Популярлыгыгызның иң югары ноктасы кайчан булды дип уйлыйсыз?

Популярлыкның иң югары ноктасын әлегә күрмәдем, дип өметләнәм. Без гастрольләргә йөрибез, көне-төне үрләр яуларга дип тырышабыз. Минем өчен иң мөһиме – сәхнәдә булу. Без телевизордан күрсәтсеннәр дип кенә җырлап йөрмибез. Мин бу өлкәдә 10 ел, гел укыйм, эшлим, шуңа популярлыкның иң югары ноктасына юл тотам гына.

Айнур Галләмов «Онытмагыз дусларны»

«Мин әлегә өйләнмәгән, шуңа миңа җиңелрәк»

Җырчы тормышы белән шәхси тормышны бергә алып барып буламы?

Мин әлегә өйләнмәгән, шуңа миңа җиңелрәк. Мине өйдә көтеп торучы юк, гастрольләргә рәхәтләнеп чыгып китәм. Башка артистларга карасак, гаиләләре дә бар, гастрольләргә дә чыгалар. Шул ук Фирдус Тямаевны алсак, гастрольләрдән кайтып кергәне дә юк. Гаиләсе, балалары бар – барысы да яхшы бит. Шуңа күрә, бергә алып барып була, иң мөһиме – иренмәскә. Гастрольләрдән кайткач, миңа ял кирәк, дип йөрмәскә, гаиләдә булган проблемаларны хәл итәргә кирәк.

Быелгы программагызда нинди «фишкалар» бар?

Концерт программасында аерым бер «фишка» бар дип әйтә алмыйм, әмма тамашачы күңеленең һәрбер почмагына үтеп керергә тырышабыз. Мәгънәле, моңсу җырлар белән «елатабыз» да, шул ук вакытта дәртле җырлар белән ут кыздырып биибез. Безнең төрле тематикага, стильгә караган җырлар күп. Классик, халык җырлары, такмаклар да башкарам.

Тамашачыларыгыз арасында ничә яшьтәге кешеләр күбрәк?

Тамашачылар арасында төрле яшьтәгеләр бар. Концертларга күпчелек олылар булса, социаль челтәрләрдә күбрәк яшьләр тыңлый. Безнең барысы өчен дә җырлар бар, аерым яшь категориясен әйтеп булмый. Тик шунысын төгәл әйтә алам: мине күбрәк хатын-кызлар тыңлый.

Фото: © Айнур Галләмовның шәхси архивыннан

«Бик тырышсаң, тере тавышка гына җырлап та була»

Ничек уйлыйсыз, җырчыларның фонограммага җырлаулары – нормаль күренешме?

Минем өчен бу – нормаль күренеш түгел. Мин фонограммага җырлаучыларны яратмыйм. Әгәр берәр концертта, бәйрәмдә җырчының фонограммага җырлаганын сизсәм – чыгып китәм. Без елга 200дән артык концерт куябыз, дидем инде, фонограммага җырлаган юк. Элегрәк башка җырчылар «күбрәк концертлар куя башла, аңларсың әле» диләр иде. Елның кимендә 300 көнендә мин җырлыйм, бик тырышсаң, тере тавышка гына җырлап та була. Менә музыкаль белем көн саен концертлар куйганда кирәк тә инде.

Кемнәр гел фонограммага җырлый – алар өчен бу нормаль күренеш, ә бер дә аңа җырламый торганнар фонограммага түзә алмый.

Элегрәк, «төркемеңә чакыр әле» дип, җырчы кызлар яза иде. Әгәр ул кешенең фонограммага җырлаганын ишетсәм – мин аны белән эшләмим.

Сәхнәдә җыр сүзләрен онытканыгыз бармы?

Әйе, бар. Төрлечә була, кайвакыт йокы туймау, ару белән бәйле онытылып китә. Моның начар ягын күрмим. Концертына берничә җырда 1-2 сүз төшеп калса ярый инде ул. Халык та үзең җырлаганны күреп ала, йоклап утыручы булса – уянып китә.

Фото: © Айнур Галләмовның шәхси архивыннан

«Иң мөһиме – нечкә күңелле булсын»

«Хайп» төшенчәсенә ничек карыйсыз? Сезнеңчә, ул кирәкме?

Безнең өлкәдә «хайп» кирәк дип уйламыйм, әмма ул бар, берни эшләтеп булмый. Үзем өчен «хайп»ның яхшы якларын гына белеп, аңлап, алга таба эшлим.

«Хейтер»ларыгыз бармы? Булса, алар белән ничек «көрәшәсез»?

Мин үз юлымны әкрен генә ерып атлап барам, шуңа «хейтер»ларым юк. 1-2 көндә күккә «очучы»ларның «хейтерлары» күбрәк инде. «Хайп» һәм «хейтер» сүзләрен шуның белән бәйләп була.

Ә булачак тормыш иптәшегезне нинди итеп күз алдына китерәсез?

Ничек язылгандыр, белмим, әмма барыбыз да үзенә яхшы сыйфатларны алганнарны көтәбез инде. Ашарга да пешерсең, тыңласын да, барысын да эшли белсен. Тик иң мөһиме – нечкә күңелле булсын.

Әңгәмә өчен зур рәхмәт сезгә!

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх