
Сарымсак – тәме, үзенчәлекле исе өчен күп кенә соуслар һәм ризыкларда еш кулланыла торган ингредиент. Аны маринадларга һәм салатларга, беренче һәм икенче ашларга өстибез, тозлап яки чи килеш ашыйбыз һәм, әлбәттә, аны вируслар, бактерияләр, теш авыртуы һәм башка чирләр белән көрәштә кулланабыз. Бу турыда «АиФ» яза.
Сарымсакның дәвалау көче һәм кемнәргә аның белән сак булырга кирәк икәнен нутрициолог Юлия Попова сөйләгән.
Сарымсак – ул гади тәмләткеч кенә түгел, ә чын биохимик лаборатория. Аның төп кыйммәте – аллицин. Ул сарымсакны тураганда, изгәндә яки чәйнәгәндә барлыкка килә. Нәкъ менә шул аллицин сарымсакка үзенең үткен исен һәм дәвалау үзлекләрен бирә.
(Искәрмә: Сарымсак составында аллиин дигән матдә бар, аның төп компоненты – күкерт. Ваклаганда, аллиин аллицинга әверелә. Ул – көчле антибактериаль һәм вирусларга каршы үзлекләргә ия көчле антиоксидант.)
Сарымсакның файдасы
Сарымсакның файдалы үзлекләре күп, һәм алар фәнни яктан дәлилләнгән. Шуңа күрә аны түбәндәге очракларда куллану файдалы булырга мөмкин:
Сарымсакта антибактериаль һәм вируска каршы матдәләр бар. Әлбәттә, ул антибиотикларны яки вируска каршы даруларны алыштыра алмый, ләкин салкын тию чоры вакытында аны даими куллану организмга вируслар белән көрәшергә ярдәм итә.
Сарымсактагы күкерт кушылмалары кан тамырларын киңәйтүче азот оксиды эшләп чыгара. Моннан тыш, сарымсакның җиңел сидек кудыргыч тәэсире дә бар, бу – кан әйләнешен җиңеләйтә һәм басымны киметә.
Фәнни тикшеренүләр күрсәткәнчә, сарымсак «начар» холестеринны (ЛПНП) киметә һәм «яхшы» холестеринны (ЛПВП) арттыра.
Сарымсак канны сыегайта һәм шуның белән йөрәк-кан тамырлары системасына файдалы йогынты ясый.
Сарымсак антиоксидантларга бай – алар күзәнәкләрне ирекле радикаллардан саклый. Бу – картаюны акрынайта, шулай ук онкологиянең кайбер төрләрен (мәсәлән, ашказаны һәм эчәклек яман шешен) булдырмаска ярдәм итә.
Күкертле кушылмалар организмның төп «чистартучысы» булган глутатион ясалуны көчәйтә. Бу – бавырны токсиннардан чистартырга һәм табигый детокс процессын сакларга ярдәм итә.
Кемнәргә сарымсак зыян китерергә мөмкин
Сарымсакның куркынычы аның исендә генә түгел. Ис бит авыздан гына түгел, үпкәләр аша да чыга. Шуңа күрә сарымсак исен тиз генә бетерү мөмкин түгел. Ләкин тагын да җитдирәк нәтиҗәләре дә бар.
Көчле тәэсирле үсемлек булганлыктан, сарымсакның да каршы күрсәтмәләре бар. Түбәндәге очракларда аны чикләргә яки бөтенләй кулланмаска кирәк.
Гастрит, ашказаны һәм уникеилле эчәклек ярасы, панкреатит, холецистит, рефлюкс (ГЭРБ) вакытында. Сарымсакның әчелеге һәм эфир майлары ялкынсынган лайлалы катламны тагын да ныграк ярсыта.
Ул бавырга өстәмә йөкләнеш ясый һәм хәлне начарайта ала.
Сарымсак аларның тәэсирен көчәйтә, һәм бу – эчке кан китү куркынычын арттыра.
Сарымсак кан басымын тагын да киметә ала.
Кайберәүләрдә сарымсак составындагы күкерт аллергик реакция тудыра.
Кайбер мәгълүматларга караганда, сарымсак өянәкләр китереп чыгарырга мөмкин.
Аз күләмдә зарарсыз, ләкин даими һәм күп итеп куллану сару кайнау тудыра, һәм сөтнең тәме үзгәрергә мөмкин.
Сарымсак файдасын ничек арттырырга
Сарымсакны тураганнан яки изгәннән соң 5-10 минут бүлмә температурасында калдырыгыз – бу вакытта файдалы аллицин тулысынча барлыкка килә. Әгәр аны шунда ук кыздырсагыз, файдалы матдәләр юкка чыга.
Иң күп файдалы матдәләр чи сарымсакта саклана, әмма ул – ашказаны өчен дә иң көчле ярсыткыч. Шуңа күрә көненә ярты яки 1 тештән генә башлагыз.
Көненә 1-2 теш җитә. Күпме күбрәк – шулкадәр зыянлы: сару кайнау, баш авырту һәм йөрәк тибеше тизләнү барлыкка килергә мөмкин.
Яшел петрушка, бөтнек, сөт яки лимон телеме исне киметергә ярдәм итә. Авызны һәм телне чистартырга онытмагыз, ләкин ис тулысынча югалмый – шуңа мөһим очрашу алдыннан сарымсак ашамагыз
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии