
Ни өчен биш яше тулмаган балалар телефонда «утырырга» тиеш түгел? Ни өчен дәресләрне ятып әзерләргә ярамый? Офтальмолог баланы никадәр еш карап торырга тиеш? Ныгып бетмәгән күзләр өчен линзалар никадәр куркыныч? Бу хакта Татарстанның Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмологы Ленара Хәнифәтуллина сөйләде.
«Биш яшькә кадәрге балалар өчен экран каршында булу нормалары язылмаган да»
2024 елда Татарстанда күз авыруларының 410 мең очрагы теркәлгән.
Олылар арасында 257 мең очрак, аларның 47 меңе беренче мәртәбә ачыкланган. Балалар һәм үсмерләр арасында 152 мең очрак, аларның 45 меңе беренче мәртәбә ачыкланган. Бу мәгълүматларны «Татар-информ»да Бөтендөнья күз күрү көненә багышланган матбугат конференциясендә әйттеләр.Бүген нәни пациентларда күз төзелеше яки рефракциясе патологияләре – астигматизм, ерактан начар күрү һәм якыннан начар күрү еш очрый.
«Ерактан начар күрү яки миопия – бик җитди патология, ул киләчәктә инвалид калдырырга мөмкин. Бу яңа авыру түгел, аның турында бик күптәннән билгеле инде, әмма ул бүген яшәрә бара. Элек бу проблема белән студентлар мөрәҗәгать итсә, хәзер исә 4-7 яшьлек балалар килә», – дип сөйләде Татарстанның Республика клиник офтальмология хастаханәсе офтальмологы Ленара Хәнифәтуллина.
Бүген цифрлы технологияләр белән бик тирәнтен мавыккан миллениаллар һәм зумерлар буыны әти-әни була. Аларның күбесе монитор экраны каршында үскән һәм бу аларның күз күременә яхшы тәэсир иткән дип әйтеп булмый. Бу балаларга да йогынты ясамый калмый. Әгәр әтидә яки әнидә миопия булса, аның балада булу ихтималы 50 процент, дип аңлатты табиб. Әгәр әти дә, әни дә ерактан начар күрсә, балага бу патология 80 процент очракта күчә.

Ленара Хәнифәтуллина: Ерактан начар күрү яки миопия – бик җитди патология. Бу яңа авыру түгел әмма ул бүген яшәрә бара.
Фото: © «Татар-информ» / Солтан Исхаков
«Урамда еш күзәтәм: үз эше белән шөгыльләнергә теләп, әни кеше 1,5 яшьлек баласына телефон тоттырып куя. Бала коляскада тыныч кына ята, әмма шулай итеп аның күз күреме начарлана», – диде табиб.
Табиб «экран зуррак булган саен, күзләргә шулкадәр яхшырак» дигән принципны да искәртте. Баланың күзләрен саклау өчен аңа планшет бирергә һәм телевизор каршына утыртырга кирәк.
«Биш яшькә кадәрге балалар өчен экран каршында булу нормалары язылмаган да хәтта. Бу вакытта бала телефонга карап утырырга түгел, ә төрле уенчыклар белән уйнарга, китап укырга, урамда йөрергә, дөньяны танып белергә тиеш. Безнең күзләрдәге «еракка-якынга» төбәлү өчен җавап бирә торган мускул экраннан булган йөкләнешне биш-җиде яшьләрдә күтәрә башлый. Шуннан да иртәрәк аңа мондый йөкләнеш бирмәү хәерле», – дип сөйләде Ленара Хәнифәтуллина.
«Корсакта яткан килеш экранга озак карау һәм уку зыянлы»
«Шәхси тәҗрибәм һәм хезмәттәшләремнең күзәтүләре шуны күрсәтә: балаларда күз күреме белән бәйле проблемаларны еш кына ата-аналар түгел, ә мәктәптәге укытучылар беренчерәк сизә. Уку елы башлануга офтальмологларга мөрәҗәгать итүчеләр саны тотрыклы рәвештә арта», – диде табиб.
Гаджетлар үсеп килүче буынның күз күременә начар йогынты ясый – моның белән бәхәсләшүнең мәгънәсе юк. Әмма, кирәгеннән артык күп уку, язу һәм буй-сынның дөрес булмавы да күз авырулары килеп чыгу куркынычын арттыра.

Гаджетлар үсеп килүче буынның күзләренә начар тәэсир итә
Фото: © «Татар-информ» / Михаил Захаров
«Бигрәк тә корсакта ятып уку һәм язу зыянлы. Бу мизгелдә күзләр һәм дәреслек арасы якын булу аркасында аккомодациягә гаять зур йөкләнеш ясала», – диде табиб.
Мәктәп укучысы күз күреме сыйфатын ничек сакларга тиеш?
«Әгәр бала уңагай икән, ут сул яктан, ә сулагай булса, уң яктан төшәргә тиеш. Бүлмәдә гомуми ут һәм өстәл лампасы янып торырга тиеш. Сары төстәге ут яндыру яхшырак», – дип аңлатты табиб.
«Зәңгәр төстән саклау ялгыш фикер булып санала. Мин моны коммерция алымы дип саныйм. Оптикада балаларга блюблокерлар – янәсе, экрандагы күзләр өчен зыянлы зәңгәр төсне фильтрлый торган күзлекләр тәкъдим итәләр. Күзгә зәңгәр төс түгел, экран каршында уздырган вакыт бәрә», – диде Ленара Хәнифәтуллина.
Ээкран куллану вакыты баланың яшенә бәйле:
- 7 – 12 яшь – гаджетларда көненә 3-4 тапкыр унбишәр минут утыру киңәш ителә;
- 12 – 15 яшь – көненә 3-4 тапкыр 20-25шәр минут;
- 15 яшьтән соң – көненә 3-4 тапкыр 35-40 минут.

Балаларда күз күреме белән бәйле проблемаларны еш кына әти-әниләр түгел, ә мәктәп укытучылары беренче булып сизә
Фото: © «Татар-информ» / Владимир Васильев
Балалар өчен дә, олылар өчен дә актуаль булган «20-20-20» кагыйдәсе бар: 20 минут укыйбыз, язабыз яки экранга карыйбыз, шуннан соң 20 секундка тәнәфес ясарга һәм 20 фут, ягъни 6 метр ераклыкка карап торырга кирәк.
«Һәммәбезнең дә күз өчен кишер файдалы дигәнне ишеткән бар. Күзнең челтәр катлавы өчен кирәк булган лютеин аминокислотасы кызыл-сары, сары һәм яшел төстәге барлык яшелчә, җиләк-җимештә дә була. Тикшеренүләргә караганда, лютеин барыннан да күбрәк кишердә түгел, ә яшел үләннәрдә – суган, укроп, шпинат, петрушка, брокколида бар», – дип сөйләде табиб.
«Нигездә, офтальмологлар эше – әти-әниләр белән аралашу»
Күз күреме үткенлеге кешедә яшь бара-бара формалаша. Бер яшьлек бара олы кеше кебек ачык күрми. Шуңа күрә кешенең балачактагы беренче хатирәләре дә тонык, әйтерсең томан кебек.
«Ягъни, бу авыру түгел. Һәммәбез дә күз күремен тикшерә торган таблица белән таныш. Бала үсә-үсә күбрәк юлны укый ала», – дип аңлатты офтальмолог.

Бала офтальмологка ел саен йөрергә тиеш. Планлы диагностиканы да калдырырга ярамый
Фото: © «Татар-информ»
Көндәлек мәшәкатьләргә чумган әти-әниләргә үз балаларының сәламәтлегенә бик игътибарлы булырга кирәк. Борчулы билгеләрнең берсе – кылый күзлелек. Моны хәтта эш белән бик мәшгуль олы кешегә дә күреп алу авыр түгел. Күз борынга таба кылыймы, чигәгә табамы, мөһим түгел, күз күремендә җитди тайпылышлар барлыкка килмәсен өчен баланы ашыгыч рәвештә табибка алып барырга кирәк. Бала офтальмологта ел саен каралырга тиеш. Шулай ук планлы диагностиканы да калдырырга ярамый. Регламент буенча офтальмологлар бер айда, бер яшьтә, өч һәм җиде яшьтә карарга тиеш.
«Әле җүнләп сөйләшә дә белмәгән баланың нәрсәсен тикшерә алсын табиблар дип борчыла кайбер әти-әниләр. Без бик күп нәрсә тикшерә алабыз, ышаныгыз. Астигматизм һәм якыннан начар күрү тумыштан килә торган тайпылыш. Бала зарланмый, үзенә нәрсәдер булуын аңламый һәм сезгә әйтми», – дип аңлатты табиб.
Бүген балаларга контактлы линзаларны актив билгелиләр. Табиб сүзләренчә, аларның спорт белән шөгыльләнүче бала өчен зыяны юк һәм аның өчен психологик уңайсызлык тудырмый. Шул ук вакытта офтальмологларга төнге һәм көндезге линзаларның зыяны турында еш фикер алышырга туры килә. Тикшеренүләр раслаганча, алар мөгез катлауны юкартмый – бу уйдырма, диде табиб.
Балалар офтальмологы булып эшләүнең үзенчәлекләре дә бар. Мәсәлән, караган вакытта нәни пациентның күңелен күрергә, уенчыклар белән бүлдереп торырга кирәк.
«Баланың күңеленә юл табарга гына кирәк. Нигездә, безнең эш – әтиләр һәм әниләр белән аралашу. Без аларга күз авыруларын дәвалау озак вакыт алырга мөмкин икәнен аңлатабыз. Киңәшләрне үтәү һәм «табиб – әти-әни – бала» командасында эш итү – бу дәвалауда уңышка ирешү юлы», – дип йомгаклады табиб.
Чыганак: "Татар-информ", Роман Баданов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform

Свежие комментарии