На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

23 подписчика

Свежие комментарии

  • Игорь Васиков
    бумбарбия киркуду...Укыталар мәктәплә...
  • Валерий Светлый
    САМОЕ СМЕШНОЕ, ЭТО ТО, ЧТО ТАТАРСКИЙ ЯЗЫК НЕ ПЕРЕВОДИМ...Айгөл Сагынбаева:...
  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...

Үзәк Банк төп ставканы киметте

Россия Банкы директорлар советы бүгенге утырышта төп ставканы 0,5 процентка киметү, ягъни еллык 16,5 процент ясау карарын кабул итте. Бу турыда регулятор сайтында хәбәр ителә.

Банк хәбәр иткәнчә, инфляцияне максаттагы дәрәҗәгә кайтару өчен кирәкле катгый акча-кредит шартларын саклаячаклар. База сценарие гамәлгә ашырылган очракта, бу, аерым алганда, 2026 елда төп ставка уртача еллык 13,0-15,0 % диапазонында булуын күздә тота.

Россия Банкы белешмәсе буенча, хәзер инфляция үсешенә бер тапкыр булган факторлар йогынты ясаган. Алар арасында ягулык бәяләре гадәттәгедән тизрәк арту, яшелчә һәм җиләк-җимеш кыйммәтләнү бар. Бәяләр динамикасы динамикасы кулланучы кәрзине компонентлары буенча төрлечә булып кала, дип белдерделәр Үзәк Банкта.

Үзәк банкның төп ставка дәрәҗәсе мәсьәләсенә кагылышлы чираттагы утырыш 19 декабрьгә билгеләнгән.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

Ссылка на первоисточник
наверх