На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Көрәк белән алып булмый: Россиядә йорт нигезен җимерә алырлык чүп үләне тарала башлаган

Галимнәр Россиядә йортларның нигезен җимерергә сәләтле чүп үләне тапкан, ул Европадан кергән. Бу хакта «РИА Новости» яза.

«Богема рейнутриясе»нең тамыр системасы шул дәрәҗәдә көчле икән, ул йорт нигезләрен дә җимерә ала.

"Бу спонтан рәвештә барлыкка килгән гибрид. Башта 2 төр бар иде: «Сахалин рейнутриясе» һәм «Япон рейнутриясе».

Аларны Бөекбритания һәм Голландиянең ботаника бакчаларында үстерделәр. Якын үскәч, анда «Богема рейнутриясе» гибриды барлыкка килгән. Гибрид башта Европаны яулап ала башлады, ә хәзер инде бездә дә барлыкка килде", - дип сөйләгән Россия Фәннәр академиясенең Цицин исемендәге Баш ботаника бакчасының баш фәнни хезмәткәре Юлия Виноградова.

Белгеч сүзләренчә, чүп үләне Россиянең көньяк районнарында, аерым алганда, Кисловодскида тарала. Галимнәр рейнутриягә каршы көрәш башлаган инде.

Бу чүп үләнен көрәк белән генә казып алып та булмый икән.

«Бу төр төзелеш вакытында күп кыенлыклар тудыра. Аның тамыр системасы бик көчле, фундаментны да җимерә ала. Европада йөрт төзеләсе җирне башта тикшереп чыгалар. Рейнутрия табылса, төзелеш эшләре 5%ка кыйммәтләнә, чөнки башта аны юк итәргә кирәк», - ди белгеч.

Аның сүзләренчә, борщевикны көрәк белән казып була, ә рейнутрияне – юк. Аны казып чыгару өчен экскаватор куып керергә кирәк булачак.

Ссылка на первоисточник
наверх