На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Эре хайван тешләгән эзләр бар»: урманда хатын-кыз башы табылган

Свердловск өлкәсендәге урманда хатын-кыз башы табылган. Анда эре хайван тешләгән эзләр бар, дип яза «Shot» телеграм-каналы.

Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, Сероводагы «Ягодка» бакчачылык ширкәтендә җирле халык коточкыч табышка юлыккан. Урманда хатын-кыз башы табылган. Анда яшәүчеләр фаразы буенча, башны аю өзеп алган булырга мөмкин, чөнки элегрәк бакчачылык ширкәте якында аю эзләре күренгән булган.

Тәннең башка өлешләре әлегә табылмаган. Хәзер урында полиция хезмәткәрләре эшли. Калдыкларны дрон ярдәмендә эзләүне дәвам итәләр.

Һәлак булучының шәхесен әлегә ачыклый алмыйлар, чөнки нык зыян килгән. Бу 9 март (үзенең туган көнендә) төнлә ул өеннән чыгып киткән 44 яшьлек хатын булырга мөмкин, дигән фараз бар. Әлегә хәбәрсез югалган кешеләр буенча мәгълүматларны тикшерәләр.

Ссылка на первоисточник
наверх