Татар эстрадасына бик күп популяр җырлар биргән талантлы композитор Габдразак Миңгалиев вафат булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә җырчы Асылъяр яза. Габразак Миңгалиев – Асылъярны халыкка таныткан «Сөю хакына» җырының да авторы.
«Габдразак абый бакыйлыкка күчкән дигән хәбәр килеп иреште. Күңелгә шундый авыр булып куйды… Татар дөньясына күпме матур җырлар бүләк иткән талантлы композитор музыкант, иҗатчы иде ул.
Студент вакытта аның янына җырлап сорап еш бара идем. Беренче курста укыйммы, икенчедәме, төгәл әйтә алмыйм. Казаннан Балык Бистәсе автобусына утырып, Габдразак абыйның авылы Масловкага киттем. Авылга борылышта юлда төшеп калдым. Ник бер «попутка» очрасын. Җәяүләп олы юлдан шактый барасы. Көн матур иде, җәяүләп Масловкага кадәр барып җиттем.
Габдразак абый белән музыка классына кердек. Ул гаҗәеп талантлы шәхес, аңа гел сокланып карый идем. Фортепиано артына утырып уйнап, үзенең җырларын тәкъдим итте. Баянда уйнап та җырлап бирә иде. Шул ук көнне ул миңа «Сөю хакына» җырын уйнап күрсәтте. «Мин бу җырны җырлармын», – дидем үзенә. Репертуарымдагы иң танылган җырларның берсе булып китте ул җыр.
Сүзебез дога булып барып ирешсен сиңа, Габразак абый», – дип хатирәләре белән бүлешә җырчы.
Шагыйрь Вазих Фатыйхов та иҗатташ дусты турында түбәндәге сүзләрне язып калдырган:
«Хуш, бәхил бул! Татар тамашачысына талантлы композитор, популяр җырлар авторы буларак танылган Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, иҗатташ дустым Габдразак Миңгалиев арабыздан китеп барды. Ул иҗат иткән 400 дән артык җырны татар эстрадасының танылган җырчылары үз репертуарында башкаралар. Аның җырлары «Татар җыры», «Болгар радиосы», «Барс Медиа» бәйгеләрендә җиңү яуладылар. Шәхсән үзем Габдразак белән өч дистәдән артык җыр иҗат иттек һәм алар бүген дә төрле дәрәҗә сәхнәләрдән яңгырыйлар. Алинә Шәрипҗанова Төркия сәхнәсендә бер җырыбызны башкарып үзен дә, безне дә танытты. Салават, Хәния, Рөстәм Закиров, Асыльяр,Гүзәл Уразова, Гүзәл Җәләлова һәм тагын бик күпләр башкаруындагы җырларыбызны тамашачы яратып кабул итте.
Тыныч йокла дустым, хуш, бәхил бул, урының җәннәт түрләрендә булсын! Кеше китә, җыры кала кебек канатлы сүзләр гүя сиңа аталгандай яңгырый бүген», – дип яза Вазыйх Фатыйхов.
Габдразак Мингалиев 1960 елның 10 апрелендә ТАССРның Балык Бистәсе районы Олы Елга авылында туа. 1980 елларда Казан дәүләт мәдәният институтында хор-дирижерлык бүлегендә укый. Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның композиторлар берлеге әгъзасы, «Татар җыры» фестивале лауреаты.
Аның җырларын Салават Фәтхетдинов («Тугры ат»), Зәйнәп Фәрхетдинова («Язгы моң»), Зөфәр Билалов («Чакыру», «Туган көн»), Гүзәл Уразова («Мәхәббәт теләгез», «Синсез үтте гомерем»), Илдар Хәкимов («Тату яшәүләргә ни җитә», «Пар канатлар югарырак оча»), Эльмира Сөләйманова («Югалтасым килми бәхетемне»), Рөстәм Закиров («Ялгыз алмагач»), Ландыш Нигъмәтҗанова («Көзге әрәмә») кебек танылган артистлар башкара.
Свежие комментарии