На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Чәнечкеле тимерчыбыкны кем уйлап тапкан?

XIX гасыр азагында АКШның көнбатышында әле эшкәртелмәгән зур җирләр була. Биредә индеецлар яши, һәм ковбойлар терлекләрне куып йөри. Бу турыда «Вокруг Света» сайтында язалар.

Җир эшкәртү хезмәтен кертергә маташкан хакимият территорияне кимендә 5 ел эшкәрткән һәркемгә җирне бүләк итә. Ләкин моны күпләр булдыра алмый.

Агач җитмәү фермерларга ныклы итеп баганалар куярга мөмкинлек бирми, ә башка коймаларны ковбойлар куып йөри торган маллар җиңел генә җимерә.

Күпләр үзләренең эшкәртелгән җирләре өчен койма ясарга маташа. Идеаль чишелеш – без хәзер белә торган чәнечкеле тимерчыбык булып чыга. Аңа патентны америкалы Джозеф Глидден 1874 елда ала. 1880 елда Глидден заводы гына чәнечкеле тимерчыбыкны шулкадәр күп ясый – аның белән Җирне экватор буйлап 10 тапкыр әйләндереп чыгарга булыр иде.

Шушы гади генә җайланма ярдәмендә җирләрне сөрәләр, Кыргый Көнбатыш тарихта кала. Иң күбе индеецлар зыян күрә – аларның тарихи җирләренең күбесе үзләренә калмый, диелә хәбәрдә.

 

Ссылка на первоисточник
наверх