На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Фирдүс Тямаев: «Онкология болай гына килеп чыкмый. Димәк, мин...»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев үзендә онкология табылуы хакында хәбәр иткән иде. Җырчы берара хастаханә юлларын да күп таптады. Иң мөһиме, Фирдүс үзе рухын төшерми, әлеге авыруны Аллаһы Тәгаләнең бер сынавы итеп кабул итә. Бу хакта артист «Күңел» радиосына туры эфирга килгәч сөйләгән.

  • «Язмышымның тагын бер сынавы» – Фирдүс Тямаев онкологик хастаханә юлында йөри

Кеше чирләмичә тормый инде. Тимер дә ватыла. Эшебез иртән китеп, кич кайта торган эш түгел. Гастрольгә чыгып киткәч, йокы да юк. Гел стресста, гел нервыда... Концертта күпме проблемалар туа... Без тыштан ялтырап, елмаеп торабыз инде. Матур костюмнар киябез, чит ил машинасында йөрибез. Аннан тыш бит әле шәхси проблемалар да бар.

Мин үзем – бик эмоциональ кеше.

Бу – Аллаһы Тәгаләнен сынавы. Онкология болай гына килеп чыкмый. Димәк, мин каядыр дөрес эшләмәгәнмен. Кемнедер, бәлки, үпкәләткән, рәнҗеткәнмендер. Әгәр дә берәрсен үпкәләткән булсам, барысы алдында әйтәм: «Мине гафу итегез».

Аллаһка шөкер, «доброкачественная» дигәч, күздән яшьләр акты инде.

Бер-беребезгә үпкә тотмыйча, ярдәм итешеп яшәргә кирәк. Бөтен әйбер үзеңнән тора. Гел позитив булырга кирәк, –дигән җырчы.

 

Читайте нас:

Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru

ВК - https://vk.com/tatarinform

Телеграм - https://t.me/iatatarinform

YouTube - https://www.youtube.com/user/tatarinform/

 

Ссылка на первоисточник
наверх