Тәненең 80 проценты пешкән Түбән Кама егете яшәү өчен 2 ел көрәшкән.
Тәненең 80 проценты пешкәннән соң Республика клиник хастаханәсендә дәваланган егетне хастаханәдән чыгарганнар. Бу коткару тарихында яшәү теләге, табибларның профессиональлеге һәм ана мәхәббәте бергә кушылган.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«22 яшендә яңадан йөрергә өйрәнгән»
22 яшьлек Булат Хуҗиәхмәтов 2 ел дәвамында яшәү өчен көрәшә – аны бу хәлгә китергән вакыйга 2023 елның июль кичендә була.
«Мин бакчада идем. Гараж яныннан уздым, янәшәдәге өстәлдә бензин салынган канистра тора иде. Тәмәке тартканда терсәгем белән ялгыш канистрага тиеп киттем. Тәмәке көленнән янгын чыкты. Ут тагын да көчлерәк янып китмәсен өчен җиргә ятарга кирәк иде, ә мин йөгерә башладым»,– дип искә ала Булат Хуҗиәхмәтов.
Янган Булатны абыйсы сүндерә, «ашыгыч ярдәм»не дә ул чакырта. Ачыкланганча, аның тәненең 80 проценты пешкән була. Түбән Кама табиблары аны үлемнән коткарып калган, көзгә таба өенә кайтарып җибәргәннәр. Булат авыртуларның түзеп булмаслык булуын әйтә, аңа хәтта авыртуны баса торган дарулар да ярдәм итмәгән. Бигрәк тә яраларны чишеп бәйләгәндә һәм ваннада сызлануын сөйли.
Тән тиресе янып бетү сәбәпле, аның буыннары бер торышта катып кала, һәм егет аякларын бөгә алмаслык хәлдә була. Аннары Булат Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә эләгә.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Пешкәннән соң теләгем – исән калу иде. Табиблар миңа яңадан кеше булырга мөмкинлек бирде», – ди егет.
Татарстанның Республика клиник хастаханәсендә пациентка 9 операция ясаганнар. Табиблар аның исән калган тиресен күчереп утырткан, җәрәхәтләрен чистарткан, буыннарын төзәткәннәр, шул исәптән аз инвазив ысул белән, ягъни тишекләр аша.
«Тәннең 80 проценты пешү, гадәттә, үлемгә китерә»
«Булат Хуҗиәхмәтов белән танышкач, хәлнең катлаулы икәнен аңладым. Ләкин аның сәламәтләнү теләге бик зур иде. Бу – табиблар командасының хезмәте нәтиҗәсендә ирешелгән гадәттән тыш очрак», – дип сөйләде Республика клиник хастаханәсенең 2 нче ортопедия бүлеге мөдире Рамил Салихов.

Рамил Салихов
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Рамил Салихов Булатның аякларына операция ясаган. «Аның аякларында җәрәхәтләр шулкадәр күп иде, медикларга буыннарын кечкенә тишекләр аша төзәтергә туры килде», – ди ул. Операциядән соң пациентның йөрүе яхшырган: аңа кадәр Булат аяк очларында гына йөри торган була, ә РКБ табиблары ярдәмендә ул гипсын салдырганчы ук йөри башлаган.
«Түбән Кама табиблары, могҗиза ясап, Булатны үлемнән коткарганнар. Алар аны интоксикациядән коткарган, моның өчен без аларга чиксез рәхмәтле. Тәннең 80 проценты пешү, гадәттә, үлем белән тәмамлана. Ике фактор туры килде, дип әйтергә була – квалификация һәм уңыш», – ди Республика клиник хастаханәсенең 2 нче травматология бүлеге мөдире Рөстәм Фәсахов.

Рөстәм Фәсахов
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Травматолог аңлатканча, Республика клиник хастаханәсе белгечләре Түбән Камада башланган эшне ахырына җиткерергә тиеш була. Казанда табиблар һәм пациентның бердәм көче белән уникаль эш башкарыла. Рөстәм Фәсахов фикеренчә, реабилитациядән һәм пациентның тернәкләнү теләгеннән башка бернинди операция дә әлләни зур мәгънәгә ия була алмый.
«Булат элеккеге тормышына тулысынча диярлек әйләнеп кайтачак. Ни өчен диярлек? Косметология могҗизалар эшләсә дә, пешү эзләрен тулысынча бетерү бик кыен», – диде Рөстәм Фәсахов.
«Табиблар улымны үзләренеке кебек кабул итте»
«Без Булат белән сөйләштек, дөреслекне дә яшермәдек, дәвалануның шома гына бармаска мөмкин икәнен кисәттек. Сезгә 100 процент гарантия бирә торган табибтан качыгыз, диләр бит», – дип сөйләде РКБның 2 нче травматология бүлеге травматолог-ортопеды Эльвира Кадыйрова.

Эльвира Кадыйрова
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Табиблар хәзер үзләре дә әлеге пациентның әле кайчан гына авыр хәлдә булуына ышанмый. Аны тормышка кайтарган геройлар, пациентның велосипедта йөри алуын күреп, балаларча шатлана.
«Мондый очракларда исән калу күрсәткече югары түгел. Исән калган пациентлар да, гадәттә, арыган, апатик, моңсу була һәм дәваланырга теләмиләр. Булат болар арасында түгел», – ди РКБның 2 нче травматология бүлеге травматолог-ортопеды Мурад Журавлев.
Табиб сүзләренчә, егетнең виртуоз пианист булуы икеле, буыннары да, мөгаен, идеаль рәвештә бөгелә алмаячак. Ләкин бу – Булатка бәхетле һәм тулы канлы тормыш өчен кирәк тә түгелдер.

Мурад Журавлев
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«Берничә операция ясап, без эшебезнең 50 процентын тернәкләнүгә юнәлттек, калган процентлар – пациент эше. Булатның исән калу теләге бик зур иде. Безгә дә, аңа да әнисе бик ярдәм итте – алтын кеше. Ул безгә дә, улына да бер тапкыр да шикләнеп карамыйча ышанды», – дип сөйлиләр травматологлар.
Без Булат Хуҗиәхмәтовның әнисе белән дә аралаштык. Гөлсинә Инзировна «Татар-информ»га улы белән булган хәлләрне ничек кичерүе турында сөйләде.
«Беренче берничә көндә мин бөтенләй йокламадым. Мин моның кадәр көчле пешү булырга мөмкинлегенә ышанмадым. Мораль яктан бик авыр булды, тик мин улымны коткарырга кирәк икәнен белә идем. Хәтта үземнең бөер белән булган проблемаларымны да оныттым», – дип сөйли Гөлсинә Хуҗиәхмәтова.
Сүз уңаеннан, республика клиникасында аңа бөер күчереп утыртканнар. Ул улына трансплантация ярдәмендә булыша алуы турында сөйли. Гемодиализ, ягъни «ясалма бөер» процедурасы, аңа Булат янында даими булырга мөмкинлек бирмәгән.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
«2 нче травматология бүлеге табиблары миңа бик ярдәм итте. Алар тәүлек буе элемтәдә булды, безнең хәбәрләргә һәрвакыт җавап бирделәр. Булатны үз балалары кебек кабул иттеләр, аңа тулы канлы тормыш бүләк итәчәкбез, диделәр», – дип сөйли егетнең әнисе.
Гөлсинә ханым бик зур эш башкара – улына көч бирә, кул-аякларын эшләтергә мәҗбүр итә. Аның сүзләренә караганда, Булатка үкчәсенә басырга әлегә авыр. Ул улы өчен бөтен аягы белән басып тору мөмкинлеген кире кайтарачак реабилитологлар таба алачагына өметләнә.
«Хәзер мин нәтиҗәдән бик канәгать, әмма ахырга кадәр тернәкләнергә телим. Юристлыкка укырга һәм машина йөртү таныклыгы алырган хыялланам», – ди егет.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров
Булат, велосипедка утырып йөри алгач, шаккатуын әйтә. Хәзер ул йөгерә дә ала, ләкин озак түгел – аяклары авырта башлый. Бәхеткә, тернәкләндерү бу авыртуларны да бетерергә ярдәм итәчәк.
«Бу вакыйгадан соң мин мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне аңлый башладым. Үзем дә шундый хәлдә калдым, моның нәрсә икәнен белдем. Хәзер андый кешеләргә ярдәм итәргә тырышам. Шуны да әйтим, шуннан бирле кулыма тәмәке алмадым, барысы да шуның аркасында булды бит», – дип сөйли Булат Хуҗиәхмәтов.
Чыганак: «Татар-информ», Роман Боданов
Читайте нас:
Дзен - https://dzen.ru/tatar-inform.ru
ВК - https://vk.com/tatarinform
Телеграм - https://t.me/iatatarinform
Свежие комментарии