На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

Казанда 11 кешене бәрдергән таксистның канында наркотик эзләре табылган

Казанның Вишневский урамында коточкыч юл-транспорт һәлакәте оештырган таксистның биоматериалында амфетамин һәм марихуана эзләре табылган. Бу хакта «Татар-информ»га ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә сөйләгәннәр.

"Биоматериалларны тирәнтен тикшерү нәтиҗәсендә амфетамин һәм марихуана эзләре табылды.

Хәзерге вакытта административ кулга алу мәсьәләсе хәл ителә", - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Бу экспертиза тыелган матдәләрне куллануның конкрет вакытын билгеләргә мөмкинлек бирми, дип ассызыклана. Машина йөртүче сүзләренчә, ул наркотикларны бер айдан артык элек кулланган.

Хәбәр ителгәнчә, кичә Вишневский урамында таксист тукталыш янындагы кешеләр төркеменә барып керә. 11 кеше төрле җәрәхәтләр ала.

Ссылка на первоисточник
Рекомендуем
Популярное
наверх