На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Икеләтә фаҗига: янгыннан исән калган әби оныгын җирләгән көнне үлгән

Чаллының 2/05 йортындагы беренче катта ут капкан фатирдан коткарылган 76 яшьлек әби хастаханәдә вафат булган. Бу хакта өлкән яшьтәге хатын-кызның күршеләреннән билгеле булган, алар хәзер акча җыю белән мәшгуль, дип яза «Челнинские известия» газетасы.

Ни кызганыч, әби махсус хәрби операциядә һәлак булган оныгын җирләгән көнне вафат булаган.

Янгын 4 мартта булган, ут аш-су бүлмәсендә чыга. Бәлага тарыган әбигә полиция хезмәткәрләре иң беренче булып ярдәмгә килә. Патруль-пост хезмәте фатирдан төтен чыгуга игътибар итә. Полиция хезмәткәрләре шунда ук фаҗига урынына килә. Подъездга таралган куе төтен тын алырга да ирек бирмәгән. Противогазлар алыр өчен кире машинага чыгарга туры килгән. Фатирга кергәч, алар ярдәм сорап кычкырган көчсез генә тавышлар ишетә һәм идәндә яткан, хәрәкәтләнә алмаган өлкән яшьтәге хатын-кызны табалар.

Полиция хезмәткәрләре аны кулларына күтәреп фатирдан алып чыга. Полиция сержанты Надежда Сердцева ашыгыч ярдәм килгәнче әби янында тора. Әби үзенең песиен коткаруларын да сорый. Полиция лейтенанты Александр Самойлов полиция өлкән лейтенанты Илназ Фәхретдинов фатирга кире керә, песи мияулаган тавыш ишетә һәм куркудан почмакка поскан мәчене табып ала.

Күршеләре сөйләгәнчә, хастаханәдә әбидә пневмония булуы ачыкланган, шулай ук күз күреме белән дә проблемалары булган. Күрше әбиләренең сәламәтлеген торгызу өчен күршеләре акча җыя башлый да инде. Тик хәзер җыелган бөтен акча әбине җирләүгә тотылыр, күрәсең. Күршеләре әбинең песие кайда икәнен дә белми.

 

Ссылка на первоисточник
наверх