На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Иркәнең ире Артур белән мобилизация вакытында саубуллашу мизгелләре: «Артык сүз кирәкмәс»

Шушы көннәрдә татар халкын җырчы Иркәнең гаиләсенә килгән кайгылы хәбәр тетрәндерде – аның ире Артур Шабакаев махсус хәрби операция зонасында яраланган. Ул хәзер Санкт-Петербург хастаханәсендә ята, аңа җитди операция көтелә. Аның янында Иркә үзе дә булып кайтты.

Җитди яра. Иң мөһиме: Артур исән-сау, сөйләшә.

Ашады-эчте, аз гына шаярып та алды. Бик көчле рухлы кеше икәнен беләсез. Җиңел булмаган операциягә әзерләнәчәкбез», – диде Иркә.

Артур Шабакаев 2022 елның 30 сентябрендә мобилизация буенча хәрби хезмәткә алынды. Шул көнне Иркә тормышындагы иң көтелмәгән, катлаулы, борчулы вакыты – саубуллашу мизгелләрен күрсәткән иде. Бу видеоны хәзер, бигрәк тә Артурның яраланып ятуын белгәч, күз яшьләрсез карап булмый.

«Китте. Монысында инде еракка китте… Артык сүз кирәкмәс бу урында. Исән-имин кайт Артур, кызларыбыз белән без сине көтәчәкбез. Я Раббым, кайтар егетләребезне», – дип язган иде ул чакта Иркә.

«Эх, җегетләр! Киткән кебек кайтып керегез өйләргә!»;

«Балалар бәхетенә исән-сау кайтсыннар»;

«Эх бу заман»;

«Сабырлык. Я Раббым, кайтар егетләребезне. Сугыш бетсен. Амин»;

«Көтәбез. Бик нык көтәбез. Исән-сау булсын!»;

«Инде берүк әйләнеп кайтсын. Аллаһ Тәгалә сабырлык бирсен. Нык матур җыр. Елаттың» дигән сүзләрен язып калдырган иде ул чакта 700ләгән кеше Иркәнең социаль челтәрдәге сәхифәсендә.

Артур Шабакаев хәрби хезмәткә алыну, озату көнендә:

Мин әзер идем. Сәламәтлегем дә нык. Бер ел диңгез пехотасында хезмәт иткән идем. Хәрби хезмәткә китү куркыныч түгел. Башым эшли. Ничек җиңел китәсең, шулай ук җиңел әйләнеп кайтасың, – дигән иде «Интертат» журналистына.

  • Җырчы Иркә ирен озатты: «Догаларыбызны укып, Артурны көтеп торачакбыз»

 

Ссылка на первоисточник
наверх