Свердловск өлкәсе Түбән Тагил шәһәрендә, газ шартлау сәбәпле, биш катлы йортның подъезды ишелгән.
Хәрабәләр астында кешеләр калган. Аларның кычкырган тавышлары ишетелә дип язалар. Ике бәләкәй сабыйны, бер ирне һәм бер пенсионерканы җимерекләр астыннан чыгарганнар. Балаларның берсенә нибары өч ай. Кешеләр һәлак булганмы-юкмы икәне әлегә билгеле түгел (11.
05 сәгатькә).Шартлаудан соң йортның бер чите җимерелгән видеога эләккән.
Әлегә барлыгы 6 кеше каза күргән дип хәбәр ителә.
Шартлау дулкыны 50 метр ераклыктагы балалар бакчасының тәрәзәләрен ваткан.
Йорт 1974 елда төзелгән булган. Газ системасын 19 июльдә генә тикшергән булганнар, ул тәртиптә дигән нәтиҗә ясалган.
Мэш, База, Шот каналларындагы видеолар.
Свежие комментарии