На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

19 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

«Мин бик тә чибәр. Үлеш»: Асаеваның үз-үзенә соклануын «яшерен камера» төшереп торган

Гөлназ Асаева татар сәхнәсендә үзенең эмоциональлеге, чибәрлеге, тавышы белән үз-үзенә тартып тора торган яшь җырчы. Социаль челтәрдә дә ул хисчән булуы белән тамашачыларының игътибарын җәлеп итеп кенә тора. Шушы көннәрдә Асаева кызыклы гына видеоларын күрсәтте.

Аның концертлары арасында буш вакытын ничек уздыруын «яшерен камера» төшерә башлаган.

Ул төшергән күренешләрдә Гөлназның гади, шул ук вакытта үтә дә нәзберек кеше булуы аңлашыла.

Видеоларның берсендә Гөлназ бизәнә һәм көзге каршында үзалдына сөйләнә. Янында аның ярдәмчесе Рената да бар.

Гөлназ үзе турында түбәндәгечә сөйли:

Мин керфекләрсез дә матур. Ренат?

Матур, әлбәттә.

Бу «стрелка»лар чыннан да бик төгәл… Юк, керфекләр алар чыннан да шәп эффект бирә... Мин бик тә чибәр. Үлеш... Әлбәттә ярата мине Вилдан.

Башкалар да ярата.

Башкалар кирәкми миңа. Миңа Вилдан бик нык… кирәк.

Мин картайганмын, Рената. Күрәсеңме? Күз төпләре кипшереп киткәнме шунда? Син бүген минем сәхифәмдә сторислар чыгара аласыңмы? Теге приколны төшерәбезме соң? Бу бетчәләр мине туйдырды.

Шушы әңгәдәдән соң бүлмәгә кемдер керә һәм камераның төшереп торуын күреп ала. Гөлназ Асаева да: «Син видео төшерәсеңме әллә?» – дип гаҗәпкә кала. Тик шулай да боларның барысын да барча халыкка күрсәтергә булганнар.

 

Ссылка на первоисточник
наверх