На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

22 подписчика

Свежие комментарии

  • Николай Кузнецов
    Что-то часто стали попадаться статейки на татарском языке. Никак и татар готовят отделиться от "оккупантов". "Великое...Фирдүс Тямаев Тат...
  • Дмитрий Зайцев
    Во Песков отчебучил. Ничего не понял из сказанного.Дмитрий Песков Вл...
  • Николай
    ФСБ ауууу, вы куда смотрите, здесь террористы на не понятном языке обсуждают, где очередной теракт совершить.«Хыянәт, запас ва...

Әҗәткә баткан ир-ат ике кешене үтергән

Чиләбе өлкәсендә ир-ат, бурычлары аркасында, 2 хатын-кызны пычак кадап үтергән, дип хәбәр итә «РЕН ТВ» чыганагы.

Пычак белән яраланган хатын-кызларның гәүдәләре 22 мартта Магнитогорскида Карл Маркс проспектындагы фатирда табыла. Аларны үлгән хатынның берсенең хезмәттәше табып ала.

«49 яшьлек фатир хуҗасының муенында һәм күкрәк читлегендә пычак җәрәхәтләре бар иде.

45 яшьлек икенче хатын-кызның корсагы, күкрәк читлеге, куллары һәм аякларына 8 җәрәхәт ясалган», – ди ул.

Икеләтә үтерүдә шикләнеп, 39 яшьлек ир-атны тоткарлыйлар. Ул күрше хатынга акча тиеш булган. Билгеләп үтелгәнчә, ул элегрәк тә урлау һәм сәламәтлеккә авыр зыян китерү өчен хөкем ителгән булган. Моннан тыш, шикләнелүче 2025 елның гыйнварыннан 8 елга административ күзәтү астына алынган булган.

Тоткарланучының фатирында 4 пычак һәм үтерелгәннәрнең кәрәзле телефоннарын тапканнар. Аңа каршы «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 105 нче маддәсе 2 нче өлеше).

Ссылка на первоисточник
наверх