На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Һәр егет, сәламәтлегенә карамастан, армиягә алынырга тиеш – Кеше хокуклары советы рәисе

Россия Президенты каршындагы Кеше хокуклары советы (СПЧ) җитәкчесе Валерий Фадеев, һәр егет, сәламәтлегенә бәйсез рәвештә, армия хезмәтен үтәргә тиеш, дип белдерде. Бу хакта ведомствоның телеграм каналы хәбәр итә.

Фадеев фикеренчә, армияне ныгыту өчен, барлык ир-егетләрне хәрби хезмәткә җәлеп итәргә кирәк.

Ул хәзерге вакытта армиягә яшьләрнең өчтән бере яки дүрттән бере генә үткәнен әйткән. Валерий Фадеев фикеренчә, сәламәтлегенә карамастан, һәр егет армиядә хезмәт итәргә тиеш. «Һәр яшь кеше, сәламәтлеге нинди булуга карамастан (кухнядада яки писарь булса да) армия аша узарга тиеш», – дип яза ул.

Ул моны мәҗбүри мобилизация үткәрү һәм бар кешене дә фронтка җибәрү дип кабул итмәүне сорый.

Фадеев СССР заманында оборона чыгымнары 13 процент булуын, ә хәзер 8 процент кына булуын язган (элегрәк 3 процент булган). «Скептиклар: «Сез «май урынына туплар» телисез, – дип әйтерсез. Туплар булмаса, май да булмый. Оборонага күпме кирәк – шуның кадәр акча сарыф итәргә кирәк», – дигән ул.

«Коммерсантъ FM» радиосына биргән аңлатмасында Фадеев шәрехләмә биргән. «35 яшьлек хипстерлар һәм метросексуаллар, сакал үстереп, самокатларда йөри, мин моңа бераз гаҗәпләнәм – болар ир-атлармы? Армиядә хезмәт итү – ир-атның ир-ат кыяфәтен саклавына ярдәм итә», – диде ул. «Без хәзерге вакытта Көнбатыш белән зур сугыш алып барабыз. Бу сугыш тәмамлангач та, бәлки, башка урыннарда низаглар булыр. Мәсәлән, Кытайда зур каршылыклар булыр, дип фаразлана. Халыкара вазгыять озак еллар, дистә еллар дәвам итәчәк, шуңа күрә армияне нык итеп тоту дөрес булачак», – дип өстәде ул.

Россиядә хәрби хезмәткә яраклылык буенча биш категория бар: «хәрби хезмәткә яраклы» (А), «яраклы, ләкин кайбер чикләүләр белән» (Б), «чикләнгән яраклы» (В), «вакытлыча яраксыз» (Г), «хәрби хезмәткә яраксыз» (Д). «Г» категориясендәге гражданнарга ким дигәндә 6 айга кичектерү бирелә, ә «Д» категориясе армия хезмәтеннән тулысынча азат итә.

Валерий Фадеев

Фото: © СПЧ телеграм-каналыннан

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх