На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

12 подписчиков

Свежие комментарии

Салаватны уздыра: Вадим Захаров Фәтхетдиновның «Шәфкать туташы» җырын репертуарына алган

11-13 сентябрь көннәрендә Казанда «Уникс» залында Вадим Захаров концертлары бара. Концертның беренче көне бик тә уңышлы үткән. Социаль челтәрләрдә Вадим Захаров концертында булучылар төшергән видеолар тарала. Вадим Захаров аларны үзенең сәхифәсенә дә урнаштырып бара. Тамашачы үз постларында Вадим Захаровның гадилеген, тавышын, тыйнаклыгын билгеләп үтә.

«Яраткан җырчым, бик көчле тавыш, 1 еллык энергия җыеп кайттым. Сүз юк, просто супер концерт»;

«Шоу түгел, кәнсирт»; «Бик матур, мәгънәле концерт булды»;

«Искиткеч матур һәм мәгънәле концертта булып кайттык бүген»;

«Төрле җырлар булды»;

«Тыныч йокла, әни. Вадим Захаров үзәкләрне өзде. Ничек бу җырны җырлап чыктың микән?»;

«Шоу түгел, концерт – 2. Шоу кирәкми дә. Моңлы, матур, мәгънәле җырлар, бары тик тере тавыш, җылы атмосфера, искиткеч тамашачы, молодец , Вадим»;

«Җитмәде миңа концерт, тавыш икмәккә сөт яккан төсле», – дигән сүзләр белән мактыйлар концертны.

Бу концертта җырчылар Рамилә белән Рамил Хәйретдинов та булган. «Яратам Вадимны, үзе гади, җырлары матур. «Шәфкать туташы». Вот җырлый ичмасам. Салаватны уздыра», – ди Рамилә Хәйретдинова Вадим Захаровның Салават репертуарындагы җырны башкаруы турында.

Концерттан соң Рамилә апасы белән тамашага кагылышлы фикерләре белән уртаклашты.

«Хитовый җырларын җырламады, Мәсәлән: «Бер елганың ике ярында», «Көттемәсәк иде әйнкәйләрне». Аларны җырламады, җитми калды. Нәрсәдер җитеп бетмәде. Тавышы – бомба. Концертка – алтылы, бишле генә түгел. Фонограмма юк, маймыллану юк, әкиятләр юк. Шоу тугел. Настоящий... Татарстанның моңлы җырчысы», – дип бәяләделәр алар.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх