На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошла на "Х"... Говори на ГОСУДАРСТВЕННОМ - РУССКОМ - ЯЗЫКЕ...«Бүген җитеш, бүг...
  • gln0754 Семина
    а где перевод???«Йокыга талган» о...
  • мирас Закироув
    А Зур Кайбыч кайда? Сугендермагез!13 февральгә һава...

Гөлүсә Закирова «Энекәш» китабын тәкъдим итә: «Менә бүген 51е... Апа ясин чыгам диде»

Бүген язучы, журналист, «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррире Гөлүсә Закированың «Энекәш» дип аталган китабын тәкъдим итәчәкләр. Китап аның махсус операциядә һәлак булган бертуган энесе Илнур Закировка багышлана.

Гөлүсә Закирова "Вконтакте" аккаунтында энесе юллаган видеоларны күрсәтте.

"Илнур юллаган видеохәбәрләрдән тупланган язма. Бүген менә китабын тәкъдим итәр алдыннан уртаклашырга булдык.

«Энекәш» әсәрен без аның белән бергә яздык. Ялга кайтырга тиеш иде, яңа киемнәр алды, ул көннәрдә гел телефонда булдык. Күп нәрсәләр турында сөйләштек... Кайтам, көтегез, диде. Тик... ни сәбәпледер, аларны алсызыкка аттылар.

Менә бүген 51е. Авылда апа ясин чыгам диде. Казанда аның һәм көрәштәшләренең язмышына бәйле «Энекәш» китабын тәкъдим итәчәкбез. Видеода күренгән Балтач егете Радик (позывной Руди) белән бер көнне һәлак булды Физик. Махсус хәрби операциядә шәһит киткәннәрнең рухы шат булсын! Калганнары исән имин әйләнеп кайтсын! Мин аларның байтагын беләм, кайберләренең мондагы йомышларын да үтәгән булды, барысы да энекәш кебек якын, үзләре дә «Алма апа, туган көнең белән!» дип видеокотлаулар да җибәргәннәре булды.

Бу әдәби китап. Аннан ниндидер чагыштырулар, сәясәт эзләмәгез. Бер гаилә тарихы, авылда иген игәсе, бала үстерәсе, авылны яшәтәсе егетләр язмышы.

Китаплар да, әдәби әсәрләр дә язылыр әле. Мин моңа ышанам.

Үз чиратымда «Казан утлары» журналы редакциясенә, Татмедиа агентлыгына, Татмедиа АҖ җитәкчесе Шамиль Садыков ка һәм теләктәшлек белдергән һәркемгә олы рәхмәтем җиткерәм", – дип яза Гөлүсә Закиров "ВКонтакте"дагы акканутында.

 

Ссылка на первоисточник
наверх