На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...
  • Виктор Чемисов
    Россия настойчиво исламизируется. Госдуме и правительству Слава!«Серле» бөккән ре...

Кемнәргә 300 мең сумнан күбрәк хезмәт хакы түлиләр?

Россиядә югары разрядлы токарьлар, пилотлар, стоматолог-имплантологлар, топ-менеджерлар һәм башка күп кенә белгечләр аена 300 мең сумнан күбрәк акча эшли. Бу хакта «Прайм» агентлыгына бәйсез HR-белгеч Зулия Лоикова сөйләде, дип яза РИА «Новости».

Аның сүзләренчә, топ-менеджерлар һәм бүлек җитәкчеләре, урта һәм зур компанияләрнең генераль директорлары, нефть-газ өлкәсендә, IT һәм финансларда ай саен 350 һәм аннан да күбрәк сум акча алалар.

«Шулай ук югары дәрәҗәдәге IT-белгечләр дә бик яхшы акча эшли. «Senior» дәрәҗәсендәге программалаучылар («Golang», «Java», «Python», «C++») топ компанияләрдә 300-450 мең сум ала. 5 ел һәм аннан күбрәк тәҗрибәсе булган ПО архитекторлары, DevOps-инженерлар, Data Scientistsлар 330-450 мең сум акча эшли», – дип сөйләде эксперт.

Түләүле клиникаларда югары квалификацияле хирурглар 300-500 мең сум ала, ә стоматолог-имплантологлар (үз практикасы) – 500 меңнән 1 миллион сумга кадәр һәм кайбер очракларда аннан да күбрәк. Премиаль сегментта табиб-косметологларның хезмәт хакы 300-400 мең сум тәшкил итә.

Югары түләүле һөнәрләр арасында – шулай ук банкларда, инвестиция фондларында идарәчеләр, кибериминлек буенча белгечләр, халыкара компанияләрдә квалификацияле бухгалтерлар/аудиторлар, performance-маркетинг буенча белгечләр, гражданлык авиациясе пилотлары һәм югары разрядлы токарьлар, диде Лоикова.

 

Ссылка на первоисточник
наверх