На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

«Кышын өйгә дә кертмәгән»: Әни кешене табиблар коткара алмаган

Ростов өлкәсендәге Азов шәһәре хастаханәсендә улы кыйнаган пенсионер хатын үлә. 74 яшьлек хатын улының телефонын вата, улы аннан шуның өчен үч ала. Бу турыда «Комсмольская правда» хәбәр итте.

Туганнары әйтүенчә, Роман күп еллар әнисе пенсиясе хисабына яшәгән. Кайвакыт «шабашка»ларга чыккалаган, ләкин тотрыклы кереме булмаган.

Шуның аркасында улы белән Нина И. арасында еш кына сугыш-талашлар чыгып торган. Соңгы елларда пенсионер хатынның сәламәтлеге дә бик какшаган, ул хәтта өйдән дә чыга алмый башлаган була. Әнисенең авыруы да улын туктатып кала алмый: ул шулай ук әнисеннән акча алып, эчүен дәвам итә.

Ул кичне Роман аш бүлмәсендә була. Бу көнне дә эчкән, мобиль телефонын бөтен тавышына ачып, җырлар тыңлый. Нина И. башта сабыр гына тыңлап тора. Аннары сабырлыгы бетә. Аш бүлмәсенә кереп, телефонны ала да идәнгә ташлый һәм аягы белән таптый.

«Мин аның өчен 15 мең сум түләдем», - ди улы соңыннан суд залында.

Ир-ат бөтен көче белән әнисенең битенә һәм гәүдәсенә китереп суга. Пенсионер хатын, авыртудан кычкырып җибәреп, йокы бүлмәсенә кереп китә. Ир-ат исә музыкасыз гына булса да, күңел ачуын дәвам итә.

«Мин Рома белән 10 ел очрашам. Аның әнисен дә карадым. Ул кичне мин аларга кунакка килдем. Рома ни булганын сөйләде. Мин шунда ук Нина И.ның йокы бүлмәсенә кердем һәм котым алынды: аның йөзе зәңгәр иде. «Ашыгыч ярдәм» чакырттым. Табиблар аны хастаханәгә алып китте, – дип сөйләгән суд залында Романның дусты.

«Ашыгыч ярдәм» табиблары хатын-кызны хастаханәгә алып киткән. Табиблар өлкән яшьтәге хатынның гомере өчен көрәшкән арада, тикшерүчеләр аның улын сораштыра.

Роман үз гаебен кире какмый. Азов шәһәр суды сайтындагы мәгълүматтан күренгәнчә, ир-атка карата «Кеше сәламәтлегенә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.

Табиблар пенсионерны коткара алмаган – ул аңына килмичә үлгән. Эш судка барып җиткәч, Романның әнисен бик еш кыйнавы ачыклана. Бу хакта мәрхүмнең бертуган апасы сөйли.

«Кыш көне әнисен өйгә кунарга кертмәгән чаклары да булды. Ул җәйге верандада йокларга мәҗбүр кала иде», – дип сөйләгән ул.

Судта ир-ат үз гаебен таныган. Аңа 4 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасы бирелә, ул аны гомум режимлы колониядә уздырачак. Хөкем карары законлы көченә кергән, диелә хәбәрдә.

Ссылка на первоисточник
наверх