На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Evgenija Palette
    Пошел на Х... И не лезь в ЭКРАН. Всё равно к тебе никто не пойдет...Сөяк мие доноры б...
  • Vadim Russ
    Плохо что ли 1 числа?Салават Фәтхетдин...
  • Галина Соколова
    А перевод!?Җир һәм мөлкәт мө...

«Шүрәле»не юк итәргә»: Татар халкының әкият геройларын яклаучы табылырмы?

Татарстан арбитраж суды, товар билгесе буенча хокуклар бозылу аркасында, Шүрәле сыннарын юк итәргә карар иткән. Татар халык әкиятләре геройларын пантентлаштыру мәсьәләсе әле дә дәвам итә. «Интертат» бу мәсьәләгә карата җәмәгатьчелектән сораштыру уздырды.

Татарстан арбитраж суды хокукларны рәсмиләштергән компаниянең шикаятен канәгатьләндергән. ..

«Шүрәле» товар билгесенә хокукларны рәсмиләштергән компания Шүрәле сыннарын ясап саткан оешманы судка биргән, һәм аның шикаяте өлешчә канәгатьләндерелгән.

Ноябрь башында «Шүрәле» товар билгесе хокукына ия булган «Национальные игрушки» ширкәте «Казанские подарки» ширкәтен судка бирә. «Шүрәле»не «Национальные игрушки» үзенеке итеп терки, шулай итеп, «Казанские игрушки» «Шүрәле» дип язылган сыннарны ясап, закон бозган булып чыга. (Сыннарны ясап түгел, нәкъ менә анда «шурале» дип язып куеп).

Шүрәле сыннары иясе, товар билгесенә булган хокукны бозган өчен, 200 мең сум күләмендә компенсация сораган. Татарстан арбитраж судьясы Хөснетдинова «Национальные игрушки» дәгъвасын яклый, дөрес, компенсация суммасы 10 тапкырга киметелә. Шүрәле сыннары ясаган оешма 20 мең сум компенсация түләргә, дәүләт пошлинасы өчен чыгымнарны үз өстенә алырга тиеш булып чыга. Шулай ук, дәгъвалы сыннар – «шүрәле» дип язылган сыннар юкка чыгарылырга тиеш.

«Шүрәле» товар билгесен теркәгән оешма җитәкчесе – «Национальные игрушки» хуҗасы – Искәндәр Асянов.

Сынчы-рәссам Бакый Урманче ясаган Кырлайдагы Шүрәлеләр.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Әлеге товар билгеләренең иясе булган компания җитәкчесе Искәндәр Асянов «Ъ Волга-Урал» басмасына ачыклык керткәнчә, «Шүрәле» дип язылган сыннар гына юк ителәчәк. Язылмаганнарына дәгъва юк.

«Национальные игрушки» татар халкы әкиятләрендәге геройларны – «Камыр батыр», «Су анасы», «Шүрәле»не үзенең товар билгесе итеп теркәп, «Әкият» курчак театрына «Су анасы» спектаклен күрсәткән өчен дәгъва белдереп, 500 мең сум акча таләп иткән иде. Соңыннан дәгъва суммасы 1 сумга калды.

«Су анасы», «Шүрәле» кебек сүзләрен үзенә теркәгән оешмага боларның бер катнашы да юк. Беренчедән, бу оешма үзе дә яңа гына теркәлгән. Икенчедән, бу әдәби геройлар – безнең халык байлыгы», – дип әйткән иде Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова.

  • Шундый-шундый хәлләр! «Кычкырадыр: «...– ул бит минем алтын тарак!»

  • «Су анасы» мәсьәләсендә Мәдәният министрлыгының катгый җавабы: «Килешүләр булмаячак!»

Ирада Әюпова «Без үз мәнфәгатьләребезне судта яклаячакбыз. Судка без түгел, алар бирәләр, бирсәләр. Әлегә безнең кулда судка кадәрге претензия турында хат кына бар. Моннан тыш без Роспатентка мөрәҗәгать әзерлибез», – дигән иде.

Шәхси оешманың татар халкының мирасы булып саналган әкият геройларын патентлаштыруы җәмәгатьчелек арасында ризасызлык уятты. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай бу хәлләрне күрсә, ни дияр иде икән? «Интертат» җәмәгатьчелектән, нәрсә эшләп була, дип, сораштыру үткәрде.

Райнур Хәсәнов: «Бу мәсьәләне хәл итү өчен төрле ысуллар эзлибез һәм милли символларыбызны саклау өчен кулдан килгәнчә бар тырышлыгыбызны куячакбыз»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов әлеге хәл турында хәбәрдар булуын әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Казаннан бер оешма татар халык әкиятләре каһарманнарын патентлап, аларны куллану өчен башкалардан үзенә акча түләтергә маташканы билгеле булды. Каһарманнар арасында: Шүрәле, Су анасы, Камыр батыр, Кар кызы. Хокукый шикаятьләрнең берсе Татар дәүләт «Әкият» курчак театрына килгән иде.

Без шундый шикаятьләрне алган театрларны яклап чыгабыз һәм халык байлыгына кул сузган оешманы хурлыйбыз. Искә төшерәбез: «Авторлык һәм янәшәлек хокуклары турында» федераль канунының II бүлеге, 8нче маддәсе буенча, халык иҗаты әсәрләре авторлык хокукы объекты була алмый.

Бу хәл безнең өчен зур борчылу уята. Шүрәле – татар халкының мөһим образы, һәм аңа карата чыгарылган карарны гаделсез һәм урынсыз дип саныйбыз. Халыкның рухи байлыгы хуҗалары юк – ул бөтен җәмгыятьнеке, бөтен буынныкы.

Без бу мәсьәләне хәл итү өчен төрле ысуллар эзлибез һәм милли символларыбызны саклау өчен кулдан килгәнчә бар тырышлыгыбызны куячакбыз. Әлеге мәсьәлә турында Бөтендөнья татар яшьләре Телеграм-каналында да язган идек. Безнең активта булган шул өлкәдә эшләүче кешеләр белән аралашабыз.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы моның турында Фикри милек буенча федераль хезмәткә (Роспатентка) хат юллады. Җавабы 1-2 айдан килде, – диде Райнур Хәсәнов.

Җавапта Гражданлык кодексының 1499 маддәсе нигезендә экспертиза уздырылганы, экспертиза уздырылган чорда товар билгесенә карата дәгъва белдерелмәве әйтелә. Ягъни, Роспатент сайтына «шүрәле» теркәлүе хакында мәгълүмат урнаштырган, беркем дә моны инкяр итмәгән. Хәзер бу хәлне судка бирү юлы белән хәл итү мөмкин булы әйтелгән.

«Национальные игрушки «Алтынчәч» һәм «Убырлы карчык»ны да үзенеке итеп теркәмәкче була икән. Дәгъва бирергә теләүчеләр хәзер язмача дәгъва белдерә ала диелгән хатта (хатларны мәкалә азагында күрергә мөмкин).

Айдар Шәйхин: «Канунның мантыйгына туры килми торган хәлләр безне борчый, аның кануни яктан чишелеше дә булырга тиеш»

Татарстан Милли музее филиалы – Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры («Татар китабы йорты») мөдире Айдар Шәйхин, кануни яктан чишелеш табылырга тиеш, дип саный.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– Бу ситуация татар мәдәнияте, гомумән, Россия халыклары мәдәнияте өчен шактый куркыныч. Миңа калса, беренче чиратта, Россия Дәүләт Думасындагы Татарстан депутатлары игътибарлы булырга һәм закон чыгару өлкәсендә активрак эшләргә тиеш. Россия халыкларының халык авыз иҗаты, халык мәдәниятләренә караган мондый исемнәрне, атамаларны ниндидер шәхси милек буларак теркәү мөмкинлеген тыярга кирәк.

Татар җәмәгатьчелеге, төрле иҗтимагый оешмалар, дәүләт оешмалары бу мәсьәләгә җитди карарга тиеш, чөнки, иртәме-соңмы, әлегә зыян килмәгән оешмаларга җитдирәк дәгъвалар килергә мөмкин. Чынлап та, суд аша әлеге кабул ителгән карарны югарырак инстанцияләрдә карарга тиешләр, дип уйлыйм.

Миңа калса, әлегә соң түгел, әмма җәмәгатьчелекнең игътибары зур булырга тиеш. Бу канунның мантыйгына туры килми торган хәлләр безне борчый, аның кануни яктан чишелеше дә булырга тиеш, – диде Айдар Шәйхин.

Миләүшә Хәбетдинова: «Дәүләт тәртип урнаштырырга тиеш»

КФУ доценты, әдәбият галиме Миләүшә Хәбетдинова да әлеге мәсьәлә буенча борчылуын белдерде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

– «Россия Федерациясенең матди булмаган этномәдәни байлыгы турында» 2022 елның 20 октябрендәге 402-ФЗ номерлы Федераль закон бар. Күз алдыгызга китерегез, алфавитта булган хәрефләрне «приватизировать» итсәк? Бу ситуацияне абсурдка җиткерәбезме хәзер? Дәүләт тәртип урнаштырырга тиеш, – диде Миләүшә Хәбетдинова.

Айрат Фәррахов: «Бу мәсьәләне Федерация Советы белән хәл итәчәкбез»

Россия Дәүләт Думасында Татарстаннан депутат Айрат Фәррахов әлеге мәсьәлә буенча эш баруын, аны Федерация Советы белән хәл ителәчәген әйтте:

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

– Россия халыкларының танылган персонажларын һәм мәдәни байлыгын тәкъдим итүче товар билгеләрен теркәү мәсьәләсе (татар әкиятләре геройларын исәпкә алып), минем тәкъдимем буенча, сәнәгать продукциясенең законсыз әйләнешенә каршы тору буенча дәүләт комиссиясе каршындагы интеллектуаль милекне яклау буенча ведомствоара эш төркемендә каралачак. Без инде федераль дәрәҗәдә экспертлар белән очраштык, бу мәсьәләне Федерация Советы белән хәл итәчәкбез, – дип җавап бирде «Интертат»ка Айрат Фәррахов.

Юрист җавабы: «Бастырылган әсәрләрдәге һәм театр куелышларындагы оригиналь персонажлар, әгәр алар уникаль сыйфатларга ия булсалар, авторлык хокукы белән яклана»

Галимә Миләүшә Хәбетдинова интеллектуаль хокукларны яклау буенча юристның җавабы белән таныштырды:

– Товар билгесенә дәгъва белдерү процедурасы патент бәхәсләре буенча палатага («Роспатент» бүлекчәсенә) дәгъвалау белән башлана. Алга таба карарны интеллектуаль хокуклар буенча судта дәгъваларга кирәк.

Андый эшләр күп. Суд аша патентлар еш кына гамәлдән чыгарыла.

Бастырылган әсәрләрдәге һәм театр куелышларындагы оригиналь персонажлар, әгәр алар уникаль сыйфатларга ия булсалар, авторлык хокукы белән яклана.

Дәгъва белдергәндә, охшашлык предметына алдан экспертизага заказ бирергә кирәк. Экспертлар визуаль, фонетик һәм семантик охшашлыкны анализлый, – дип аңлаткан юрист.

«Интертат» редакциясе әлеге мәсьәләне күзәтүне дәвам итәчәк.

 

Ссылка на первоисточник

Картина дня

наверх