На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...
  • Михаил Васильев
    У нас гос. язык русский, на русских сайтах пишите только по русски!«Серле» бөккән ре...

Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган

Татарстанның Тукай районы авылларының берсендә үгез суйганда фаҗига булган. Бу хакта «Челнинские известия» яза.

Авыл кешесе үз хуҗалыгындагы үгезне суяр өчен ярдәмгә бер төркем ир-ат чакырган. Уртак көч белән ир-атлар үгезне җиргә еккан һәм аякларын бәйләгәннәр. Шул вакытта янәшәдә басып торган 60 яшьлек хуҗаның кинәт кенә хәле начарлана, ул аңын югалткан.

Ярдәмгә килгән медицина хезмәткәрләре аны коткарып кала алмаган. Ир-ат үлгән. Диагнозда инфаркт диелгән.

Ир-ат дальнобойщик булып эшләгән һәм икенче көнне чираттагы рейска чыгарга тиеш булган.

Ир-атның гәүдәсе янында торганда стресстан тагын бер авыл кешесенең хәле начарланган, табиблар аңа ярдәм күрсәтеп өлгергән.

Үгез суелмый калган.

 

Ссылка на первоисточник
наверх