На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Виктор Чемисов
    Уж скоро и новости Нам будут на киргизском языке писатьБайлангар авылына...
  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...

«41 млн сумлык!» - ир-ат киемнәре арасында бриллиантлар яшереп кермәкче булган

Дагыстан таможнясы хезмәткәрләре Берләшкән Гарәп Әмирлекләреннән 41 миллион сумлык бриллиантлар контрабандасын ачыклаган. Бу хакта Федераль таможня хезмәте телеграм-каналында хәбәр итәләр.

«Кыйммәтле ташларны «яшел» коридорда туктатылган 33 яшьлек Россия кешесе алып керергә тырышкан. Ташлар пассажирның киемнәре арасына яшерелгән булган.

Шәхси тикшерү вакытында таможня хезмәткәрләре үтә күренмәле 6 таш тапкан», – диелә хәбәрдә.

Экспертиза нәтиҗәләре буенча, бу – 1дән 7.03 каратка кадәрге бриллиантлар, алар стратегик әһәмиятле ресурсларга карый.

Контрабандисттан товарны тартып алганнар. Аңа карата «Стратегик мөһим ресурслар контрабандасы» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 226.1 нче маддәсе 1 нче өлеше). Җәза 5 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яки 1 миллион сумга кадәр штраф тәшкил итәргә мөмкин.

Ссылка на первоисточник
наверх