На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

17 подписчиков

Свежие комментарии

  • Галина Басалгина Нешина
    Вы что издеваетесь, что вы написали, если вы пишите для нации Татарстана, так пишите в местной газете и а местном чат...Камилә Вәлиеваны ...
  • Владимир Лазарев
    ЗАБЫЛИ РУССКИЙ ЯЗЫК...Камилә Вәлиеваны ...
  • Evgenija Palette
    На ГОСУДАРСТВЕННОМ (русском) ЯЗЫКЕ ГОВОРИ... Нам на "Х" не нужен твой  "худай-берды"...Намаз укымасаң, у...

«Кайнар хитлар» концертында көтелмәгән хәл: «Бу - кызганыч та, куаныч та»

«Болгар радиосы»ның «Кайнар хитлар» концертында көтелмәгән һәм күңелсез хәл булган. Концерт башлану белән аппаратура сафтан чыгып, җырчыларга күпмедер вакыт баянга гына җырларга туры килгән. Бу хакта концертта катнашкан Гөлзада һәм Илгиз Хәсәншиннар сторисларында сөйләде. Бәхетләренә, алар тамашада иң алдан чыгыш ясаганнар һәм бу хәл турында инде кайтып барганда, юлда гына ишеткәннәр.

«Инде без чыгып киткәндә үк нәрсәдер сүнде. Микрофонмы, музыкамы – аңламадык. Кайтып киттек. Ярар, төзәтерләр дип уйладык. Әмма концертта минем апам да утыра иде. Ул миңа: «Гөлзада. монда бөтен аппаратура янып чыкты бугай, артистлар баянга җырлыйлар», - дип язды. Шаккаттык. 3-4 кеше җырлап өлгергәндер, шулай аппаратура янып чыккан. Бик кызганыч хәл инде бу, - дип сөйли «кайнар яңалыклар»ны Гөлзада.

«Бу – кызганыч та, куаныч та бер караганда. Тамашачы әле кайчан шуның кадәр артистның баяга җырлаганын ишетер иде», - дип кушыла аңа тормыш иптәше Илгиз.

«Артистлар өчен кызганыч. Кемдер биючеләр белән номерлар әзерләп килгән. Төрле хәлләр була, барысына да әзер булырга кирәк», - дип сөйли Гөлзада.

Озак та үтми, артитсларга «аппаратура эшләп китте» дигән хәбәр килгән.

«Аллаһка мең шөкер. Жәлләдем шундый калган артистларны. Бик кыен хәл, беркемгә дә андый хәлдә калырга язмасын», - ди Гөлзада Хәсәншина.

Җырчы ИлСафка да баянга чыгыш ясарга туры килгән. «Техник сәбәпләр аркасында килеп чыккан хәл тамашачыларның кәефен бер дә төшерми! Киресенчә, артистларның тере тавышына кушылып, алкышлап утыралар», – дип язган ул.

 

Ссылка на первоисточник
наверх