На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Интертат

20 подписчиков

Свежие комментарии

  • виктор комягин
    что за бахыт компот на русском канале? пошли в жопу к своим уроды....«Кеше китә – җыры...
  • Бергсерг Бергсерг
    Че за язык хрень кака ето ..Русский и только русский на этих сайтах остальные подзапрет ...ТР Рәисе вазифасы...
  • Михаил Васильев
    Наглеют некоторые мусульмане-провокаторы!«Серле» бөккән ре...

«Чаллы-бройлер» комбинатында эшләүченең куллары җиһазга кысылган: кыз бер кулсыз калган

«Чаллы-бройлер» ҖЧҖнең 27 яшьлек оператор-юучысы инде 2 атна Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә ята. «Челнинские известия»гә хәбәр итүләренчә, реанимациядән соң, аны травматология бүлегенә күчергәннәр, анда ул кирәкле дәвалану курсы уза. Аның 1 кулы ампутацияләнгән. Икенчесен, бәхеткә, коткарып калуга ирешкәннәр.

Исегезгә төшерәбез, фаҗига 19 мартта булды. Җитештерү эшләре вакытында предприятиенең яшь хезмәткәрен җиһаз китереп кыса, нәтиҗәдә, аның куллары һәм күкрәк читлеге җәрәхәтләнә, бу – аның сәламәтлегенә авыр зыян китерә.

«Чаллы Бройлер» ҖЧҖендә бәхетсезлек очрагы факты буенча РФ Җинаять кодексының 143 нче маддәсенең 1 нче өлешендәге «Хезмәтне саклау таләпләрен бозу» буенча җинаять эше кузгатылган.

Әгәр хезмәтне саклау таләпләрен бозу кеше сәламәтлегенә авыр зыян китерсә, гаепле кешене 1 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Ссылка на первоисточник
наверх